Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Илсур Метшин Казан мэры итеп сайланды

0

Бүген Казан мэры итеп кабат Илсур Метшин сайланды. Ул 2006 елдан бирле шәһәр белән идарә итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан башкаласы мэрын 5 нче чакырылыш Казан шәһәр думасының 1 нче сессиясендә сайладылар. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия сайлап алды, ә кимендә 2 претенденттан торган соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.

3 претенденттан торган исемлекне Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Исемлеккә Казанның гамәлдәге башлыгы Илсур Метшин («Бердәм Россия»), Александр Комиссаров (КПРФ), Роза Гайнетдинова («Яңа кешеләр) кергән.

41 депутат Илсур Метшин өчен, 4 депутат Александр Комиссаров, 1 депутат Роза Гайнетдинова өчен тавыш биргән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *