Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Тол хатын Төркиядә гаиләсе белән ял иткәндә үлгән ирен алып кайту өчен тырыша

0

Новосибирскида яшәүче гаиләнең Төркиядәге ялы фаҗига белән тәмамланган. Июль ахырында 57 яшьлек Алексейның хәле начарлана. Аның баш миенә операция ясыйлар, шуннан соң ул 2 айга якын ясалма комада була, ләкин аны коткарып кала алмыйлар. 19 сентябрьдә ул Анталья хастаханәсендә вафат була. Хатыны Наталия аның мәетен туган илгә алып кайту өчен тырыша. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

– Ирем 19 сентябрьдә вафат булды. Ул әле һаман Төркиядә, аны Россиягә репатриацияләү өчен сөйләшүләр алып барам, – дип сөйләгән Наталия. – Инде 3 көн узды, ә миңа кайчан алып кайтырга мөмкин булачагын да әйтмиләр. Үлеменең төгәл сәбәбен дә белмим. Консуллыкка һәм туристларга ярдәм итү үзәгенә язам. Госпитальдә хәбәр итүләренчә, барлык документлар да әзер, иремне алып китүебезне көтәләр. Иминият компаниясе дә ачык кына җавап бирми. Мин иремне алырга һәм аны туган ягында җирләргә телим.

Алексей һәм Наталия Төркиядә кызы, кияве һәм оныгы белән бергә ял иткән. Кайтып китәбез дигән көнне, 28 июльдә, Алексейның хәле начарланган.

– Ирем кинәт аңын югалтты, без «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Аны Антальягә алып барганда, аневризмасы өзелгән, – дип хәбәр иткән булган Наталия.

Алексейга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Ул 8 сәгать дәвам иткән, һәм табиблар шунда ук исән калу шансы түбән булуын әйткән.

Операция 20 мең еврога төшкән, клиникада 1 көн калу 1 мең доллар тирәсе торган. Башта чыгымнарны туроператор иминияте каплаган, әмма аның срогы 24 августта тәмамланган. Наталия иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткән, әмма анда башта бу очракны хроник авыру дип атап, дәвалану өчен түләүдән баш тартканнар.

Бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында язылганнан соң гына компания чыгымнарны капларга ризалашкан.

Табиблар даими рәвештә томографияләр ясап торган. Наталия сүзләренчә, август ахырында нәтиҗәләр бераз яхшыра башлаган, һәм ул тиздән ирен комадан чыгар дип өметләнгән. Ләкин могҗиза булмый, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *