Зәмирә Рәҗәпова ире белән берьюлы ике өр-яңа машина сатып алган
Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова гаиләләре өчен шатлыклы вакыйга белән бүлеште. Алар берьюлы 2 яңа машина сатып алган.
«Балаларны мәктәптә, балалар бакчасында калдырдык та кемне кайчан кая алып барасы турында сөйләшеп утырабыз. Барысы да бер вакытка туры килә, берничек тә өлгереп булмый. Әле, җитмәсә, Максның репетициясе 22.00 сәгатьтә генә бетә. Ул вакытта шәһәр янындагы йортка кайту – катлаулы мәсьәлә.
«Тагын бер машина кирәк, әйдә киттек, сатып алабыз», – дидем Макска. Ә ул килеште. Калганы төш кебек булды. Без берничә автосалонда булдык, ошаткан машинаны сайладык та документ эшләренә тотындык. Ә янәшә ак машина тора. Макс кәгазь эшләре белән мәшгуль булганда, мин машинага утырдым да өйрәнә башладым. Ошый бит!
Шуннан менеджер янына килдем дә: «Минем машинаны алыгыз, яңасын миңа бирегез», – дидем. Ул бәяләргә тәкъдим итте. Аерма 1,5 млн сум гына чыкты. Макс, яңа машинага утырып, балаларны алырга китте. Ә мин яңа машинамның документ эшләре белән калдым. Мин, кич салонга иске машинада килеп, яңа машинада кайтып китәрмен, дип уйламадым да. Менә шундый могҗиза булды», – дип яза ул.
Алып баручының язылучылары Куприяновлар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлаган. Шулай ук «иске машинаң яхшырак иде» дип язучылар да табылган.