Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Язмыш көчлеләргә буйсына: Сынаулар белән үрелгән тормыш юлы

0

«Заман Корчагины китте»

Дөнья, вакыт тукталгандай тоелды. Өй тулы ак халатлы табиблар һәм шәфкать туташлары. «Әлегә капкаларны ачмыйк, халык белер, тоемлап алулары ихтимал. Иртәгәсе көнне халык су буедай агым белән агылачак», - дигән сүзләр ишетелде Безнең якта шундый гадәт – өйдә мәет икән: төнлә дә, көндез дә зур капкалар да, кечеләре дә ачык тора. Шулай да иң башта район үзәк дәваханәсенә, аннары исә Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр килә һәм «Әгъдәл абый киткән икән» дигән сүз тарала.

Заман Корчагины белән иңне-иңгә куеп 46 ел бергә булган хатыны Сәмигадан табиблар: «Ниләр белән чирли иде соң Әгъдәл Сафинович?» – дип сорыйлар. Әмма аның бу вакытта инде ни булса да җавапларга хәле дә, теләге дә юк. Шулай да сөйгәненең армиядән кайтканнан бирле чирләре турындагы язулары белән тулган медицина карталарын суза. Алар да әллә икәү, әллә ничә… Сәмига тыныч, пышылдаган тавыш белән: «Нәрсә белән авырмаганын гына әйтү җиңелрәктер, коллегалар», – ди… Өйдә тынлык. Беркемнең дә әле кичә генә шат йөзле, үзе уйлап тапкан анекдотлар белән көлдерүче, 80 яшендә генә бераз үзен ныграк гаиләгә, оныкларга багышлый башлаган Әгъдәлнең үлеменә ышанасылары килми.

Әкрен генә, мәет булган өйдәге кануннар буенча, көзгеләр ябыла, зал бүлмәсеннән йорт хуҗасы юбилеена бүләк ителгән сәгать кухня ягына чыгарып эленә. Чөнки вакыт турында уйлыйсы килми бит. Таң атып та бетмичә, өй – халык белән тулы бер вокзалны хәтерләтә башлый. Әгъдәл Низаев белән хушлашырга теләүче халык шулкадәр күп, ифрат дәрәҗәдә күп иде. Алар әле көн буена, тагын бер төн буена аның белән хушлашачак. Үзе яшендәге өлкәннәр дә һәм яп-яшь егет-кызлар да Әгъдәл белән Сәмиганың Көнбатыш урамындагы мәһабәт, зәп-зәңгәр капкалары ачык йортына агылып килә. Халык арасында «Заман Корчагины» китте», «Чакмагыш Островские» вафат» дигән хәбәр тарала.

Сәмига үзен ничек тә кулга ала. Ире белән хушлашу мәрасиме көннәрендә күзләреннән бер бөртек яшь тә чыгармый. Редакциягә шалтыратып: «Абзыегыз китте», – дип әйтү дә җиңелдән бирелми, ләкин кайгылы чагын беркемгә дә чыгарып салып елыйсы килми. Аңа әле халыкны каршыларга кирәк, иртәгәсе көнгә аш табыны хәстәрләргә дә. Күрше-күлән «ни кирәк» дип кенә торса да, ул бит кемнәндер нәрсә булса да сорарга өйрәнмәгән. Киресенчә, һәркемгә булышу аның гадәтендә.

Иренең беренче никахыннан улы Рамилгә: «Әниең Ралия апа килсен, иребез бер иде», - диде. Шул ук вакытта хатирәләргә бирелә… Кайчандыр ул үзеннән 12 яшькә олы, аерылган һәм улы булган ир-атка кияүгә чыккан. Әле тәүге мәлләрдә «Әгъдәл абый» дип дәшә торган да булган.

  • Бу урыннан әлеге гаилә тарихын берникадәр чит кеше кебегрәк язып үтәсем килә.

Язмыш куйган сынаулар аша: Мәхәббәт һәм табиблар булдырган могҗиза

Әгъдәлгә тормыш җиңелләрдән бирелми. Ул 1937 елның апрелендә Чакмагыш районының Аблай авылында дөньяга килә. Әтисе тырышып эшләгән, хәлле яшәгән: Әхмәтсафа – репрессия корбаны. Аны кулак итеп алып китәләр, шул китүдән кайтмый ул. Хәер аның турында киләсе язмаларның берсеннән соң, бәлки, төбенә төшенеп булыр да, каберен күрү насыйп булыр. Өй-мөлкәтләрен тартып алалар. Әнисе Әүфә Сөләйманова, берүзе 4 сабые белән ятим калып, Бөек Ватан сугышының бихисап авырлыкларын кичерергә мәҗбүр була. Аннан гомере буена «Правда» колхозының алдынгы эшчесе булып, тормышы авыр хезмәттә уза. Әнисенең, гел эштә булуына карамастан, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерергә бар көчен салуы улы Әгъдәл өчен зур этәргеч була: авыр сугыш еллары да, бик яшьли инвалидка әверелүе дә аның шәхесен сындыра алмый.

Авылда җидееллык мәктәпне, аннан күрше Үрнәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул авылда җир эшкәртә, иген үстерә, ат җигеп, төзелеш материаллары ташый. Колхоз эшләрендә инде ул мәктәп елларыннан ук йөри. Ул чорларда инде Сталин дәвере бетеп, Хрущев «оттепель» чорлары башлаган булуга карамастан, закон буенча 2 ел колхозда эшләү кирәк була. Әгъдәл исә һәрчак авылның актив яшьләренең берсе була: үзе өздереп гармунда уйный, концерт һәм спектакльләрдә катнаша, һәр эштә әйдәп баручы егет булып җитешә. Бераздан ул Уфага китеп, химия заводына оператор булып эшкә урнаша. Киләчәккә зур планнар корган егетне шунда эшләгәндә хәрби хезмәткә чакыралар да инде. Ләкин, ни кызганыч, ул аннан типсә тимер өзәрлек егет булып түгел, ә чын инвалид булып кайта. Бер сүз белән әйткәндә, көчле радиациягә эләгә. Ул вакытларда бу хакта берни дә сөйләргә ярамаган була, бу уңайдан егетләр махсус документка кул куялар... Әгъдәл белән бергә хезмәттә булган егетләрнең күпчелеге инде авыр чиргә дучар булып, терелә алмыйлар. Үз-үзләренә кул салучылар да була.

20 яшендә, бар хыялларны чынга ашыру максаты белән янган вакытында, шундый авыр хәлдә калган кеше нишли? Кемдер, бәлки, бирешер, авырлыклар алдында баш игән булыр иде, ләкин бу – Низаевка хас гамәл түгел! Армия хезмәтеннән туры Аблайга кайта. Үз тәкъдирендә булган сынауларны кичеп барган әнкәсе, авыл халкы телендә Әүфәттәй дип йөртелгән остабикәнең, бу хәбәрне ишетү белән, кайгыдан бер төн эчендә чәчләре агара. Инвалид булып кайткан егетнең хәлен белергә бар авыл килә, ә ул, тора-бара, күңелдәгесен шигырьләргә күчерә башлый.

Ул, авылга кайту белән, бар җанын-тәнен биреп, активистлар рәтенә баса: агитатор була, мәдәният йорты, китапханә мөдире була, аннан үзен комсомол оешмасы сәркатибе итеп сайлыйлар, соңрак хисапчы була. Бу дәвер эчендә ул һәрвакыт район һәм республика матбугаты белән тыгыз бәйләнештә була. Күренекле журналистлар белән аралашу аны Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә алып килә. Йөри алмаган, каты авыруларга дучар егет никадәр үзенең чирләрен медкомиссиягә һәм деканатка белдертмәскә тырышса да, килеп чыкмый. Аны укырга алмаска маташалар. «Сиңа авыр булачак, син – инвалид», – дип, ул вакыттагы декан, ректор ничәмә кат аны борып чыгарса да, университетка алуларын сорап, кабинеттан чыкмагач, милиция белән янасалар да, Әгъдәл укырга керүгә ирешә. Әле укыганда да күп катлаулы чаклар була, әмма иң мөһиме белемгә тартылу була. Аяклары тотмыйча, Уфа телецентры янындагы филология корпусының текә-текә баскычларыннан егылулар, тәгәрәүләр… Кулына диплом алган көннән алып хаклы ялга чыкканга кадәр, Әгъдәл Әхмәтсафа улы (аны гомере буе бөтен якташлары «Әгъдәл Сафинович» дип йөртә) Низаев Чакмагышның «Игенче» район гәзитендә төрле җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Иң авыр чакта редакцияне үз җаваплылыгына алып кала. Редакция кысаларында ул «Яшь хәбәрче» мәктәбен оештыра, һәм бүген Чакмагыш районыннан чыккан күп билгеле журналистлар аның игътибар үзәгендә була, кул астында чыныгу ала.

Әлбәттә, Әгъдәлне язмыш сынаулары моның белән генә бетми. Беренче никахы сөйгән ярының хыянәте һәм улы туу белән тәмамлана. 30дан узган, чир-сырхауларга да дучар ир-атка хастаханәләрдә дәвалану күп туры килә. Ә районның Яңа Балтач авылы дәваханәсендә ятуы аның гомерендә хәлиткеч роль уйный. Әгъдәл эшендә генә түгел, гаиләсендә дә бәхетле була. Язмышы аны яшьтән күзе төшкән, җаны тарткан Сары Айгыр авылы гүзәле Сәмига Шәйхелислам кызы белән кавыштыра. Искиткеч ягымлы-чибәр, калын толымлы кызга күп егетләр гыйшык тота, ләкин ул, барысын да шаккатырып, үзеннән шактый өлкән һәм сәламәтлеге чамалы булган Әгъдәлне сайлый.

Яңа Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган Сәмига укытучы булу хыялы белән яна. Университетка укырга кергәнче дип, аны Аблай мәктәбенә укытырга юллыйлар.

Бөтенләй чит авыл, чит кешеләр иде, ләкин тиз үк өйрәнеп киттем. Физика, химия, математика фәннәрен укытырга тәгаенләделәр үземне. Ул елларда укытучыларга эшне өяләр генә иде: миңа, әле яшь һәм гаиләсез кеше булгач, кичке дәресләрне дә, башка эшләрне дә кочак-кочак бирәләр. Таңнан алып төнгә кадәр мәктәптән кайтып керү юк иде, – дип, яшьлек елларын хәтергә төшерә ул бүген.

Өстәвенә, әле ул авылның иң шаулап-гөрләп торган чагы да була. Социаль әһәмияттәге биналар төзелгән, ачылган вакытлар туры килә. Рух ныклыгы һәм яшьлек дәрте генә йөрткән егет яшь укытучының дәресләренә дә кереп утыра, мәктәпкә политучебаларга да килеп йөри.

Әгъдәлне мин Яңа Балтачта укыган чагымда ук күргәнем бар иде, чөнки абыйсы Әнвәр Әхмәтович – минем сыйныф җитәкчем, аның тормыш иптәше Лена Шәрифҗановна мәктәп директоры булды. Озын кара плащ кигән Әгъдәл исә әнисе белән безнең авылга килеп йөриләр иде. Аблайга килгәч, әлбәттә, аны таныдым. Авылда 1 ел эшләгәннән соң, укырга керергә дип, Уфага киттем. Әгъдәл, бәлки, авылында Сәмига дигән кыз укытканын белеп-төсмерләп кенә калгандыр әле ул чакта, – дип елмаеп куя әңгәмәләрнең берсе вакытында Сәмига.

Укытучы булам дип Уфа каласына киткән кызның планнарын туган тиешле кешесе 100 процентка үзгәртеп куя, һәм, нәтиҗәдә, кыз медицина университеты каршындагы стоматология училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, ул Яңа Балтач дәваханәсенә теш врачы булып кайта һәм эшен бик тә яратып эшләп китә, кешеләргә күбрәк ярдәм күрсәтергә тырыша. Көннәрнең берсендә ул журналист Әгъдәл Низаевны үзләренә дәваланырга салулары хакында да ишетә.

Беркеме юк бит инде янында. Таныш буларак, янына хәл белергә кергәли башладым. Китаплар кертәм, шулай аралашып киттек… Хәле бер дә яхшыдан түгел иде ул вакытта. Ныклап йөри дә алмый, дәваланырга да иптәшләре алып төшәләр. Җитмәсә, бу еллар эчендә өйләнгән, улы туган һәм тормыш киртәләре аркасында аерылышырга өлгергән ир иде. Апрель аенда Әгъдәл Чакмагышына кайтып китте, аннан инде сөйләшә-аралаша башладык. Сентябрь аенда абыйсы белән мине кияүгә алырга килделәр, – дип хатирәләре белән уртаклаша интервьюларда Сәмига Низаева.

Әйтергә кирәк, яшь кызның беренче төркем инвалид, үзеннән күпкә өлкән ир-егеткә кияүгә чыгуы бик күпләрне аптырашта калдыра, дөресен әйткәндә, бу мәхәббәткә шик белән карыйлар, кызны кызганалар. Әти-әнисенә кадәр аның гарип кеше белән гаилә коруына каршы төшәләр һәм кияүдән алып та кайтмакчы булалар.

Характерымдагы шундый бер сыйфат: мин кеше сүзе белән яшәмим, үзлегемнән үз фикерем белән эш итәм. Кешенең аламалатып әйткән сүзләре миңа тими. Әле дә шулай, – ди Сәмига.

Мондый мәхәббәтнең көчен күз алдына китерү дә кыендыр, мөгаен: яшь хатын ирен һәр көн саен иртүк култыклап эшкә илтә, кичләрен теш врачы, үзенең эшләре тәмамлангач, редакциядән барып ала. Шулай ук кадерләп култыклап алып кайта. Ул вакытта алар әле Чакмагыш районы үзәгендәге Тынычлык урамында урнашкан күпфатирлы ике катлы йортта яшиләр. Каршыларында әле бик өйләр салынмаган була. Анда алар сарай төзеп маллар да асрыйлар. Өстәвенә, Чакмагыш – Аблай арасын суытмыйлар. Умарталар да тоталар.

Әгъдәл машина йөртә алмый инде, билгеле. Ләкин аның машина, техника белән кызыксынуы һәрвакыт була. Сәмига исә районда иң беренче хатын-кыз булып руль артына утыра, автомобиль йөртү таныклыгына ия була. Иң башта җирле редакциянең машина йөртүчесе аны «УАЗ» белән идарә итәргә өйрәтсә, аннары ул «Запорожец» йөртә башлый. Сәмига сөекле ирен аякка бастыру өчен барысын да эшли: юлларын табып, аны Мәскәүнең иң-иң яхшы табибларында дәвалауга ирешә. Бөтен Советлар Союзына даны таралган Гехт профессорына кадәр барып җитә. Сәмиганың медицина белеменә ия булуы да ярдәм итми калмагандыр, мәхәббәтләре могҗиза тудыра. Табиблар тырышлыгы яки иксез-чиксез мәхәббәт тылсымы булгандырмы: Әгъдәл Сафа улы үзаллы йөри ала башлый, машина йөртә башлый, һәм әлеге гаиләнең тарихын белгәннәр таң кала.

Алга таба алар, бергәләп, курчак йортыдай мәһабәт йорт салалар. Ул һәм кыз үстерәләр, оныклар тәрбиялиләр. Бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, хис-тойгылары бөтен районны сокландырды һәм һәрчак матур үрнәк булды.

Яраткан хезмәтендә ямь тапкан, гаиләсендә чын ир-егет бәхетен татыган Әгъдәл Сафа улы гомеренең соңгы елларында үзен тулысынча диярлек иҗатка багышлады: район газеталарында гына түгел, республика матбугатында да даими чыгып торган көнүзәк мәкаләләрен укучылар һәрвакыт яратып кабул итте. Аның берничә дистә китабы басылып чыкты. Аннары районда беренче компьютерлар да аңарда булды, һәм ул Чакмагыш районы редакциясен генә түгел, күрше-тирә районнардагы газета мөхәрриятләрен дә заманча ысуллар белән эшләргә һәм версткаларга өйрәтеп торды. 2005 елда районда телевидение ачылганнан бирле, анда да киңәшче булды, сюжетлар һәм тапшыруларда умартачылык һәм балчылык продуктлары файдасы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Районның Умартачылар Советын җитәкләгән елларда, Чакмагыш почтампты каршында хакимият белән берлектә зур-зур Бал ярминкәләре оештырды.

Сәмига Шәйхи кызыннан еш кына сораганнары бар: «Сез Әгъдәл абый белән гел чаралар үзәгендә кайнадыгыз, ә хәзерге яшәешегез, көнкүрешегез ничек?» – дип. Ул тыйнак кына болай җавап кайтара: «Әгъдәлне соңгы юлга озатканда, мин бер әйбер генә сорадым: зинһар, шушы мизгелдә үк үлә генә күрмим. Балалар бу кадәр кайгы-хәсрәтне күтәрә алмаячак», – дип ялвардым.

«Без һәрвакыт район үсеше өчен тырыш хезмәт куйган гап-гади кешеләр булып калырга тырыштык»

Күптән түгел Сәмига Шәйхлислам кызы белән сөйләшеп утырдык. Комментарийлар, интервьюлар бирергә яратмавын әйтсә дә, бүген кадерле тормыш иптәше турында сорауларга җавап бирүне үзенең бурычы дип саный ул.

Без һәрвакыт район үсеше өчен тырыш хезмәт куйган гап-гади кешеләр булып калырга тырыштык. Әлбәттә, иң башта журналист, аннары Чакмагыш районның Умартачылар Советы рәисе, әдип хатыны булу җиңел түгел. Ләкин без гел бергә булдык, 46 ел бергә дус-тату гомер иттек, умарталарны да бергә карадык. Шуңа күрә, бергә үткән тормыш юлыбыз белән кызыксынучылар күп. Элегрәк мин Әгъдәл өчен кадерле тормыш иптәше буларак һәрвакыт ярдәм итәргә тырышсам, хәзер аның турындагы сораулар белән журналистлар мөрәҗәгать иткәндә инкярь итмәскә омтылам, – ди ул.

Вакыт дәвалый, диләр бит. Сизеләме ул дәва?

Әгъдәлнең безнең арадан китүенә дә 7 ел вакыт үтеп бара. Ләкин күңел моңа берничек тә өйрәнә алмый әле. Аның турында үткән заманда сөйлисе килми. Аның белән узган гомер шундый матур төш кебек кенә булып калды. Матур яшәлде, ихтыяр көче нык, акыллы бер зат иде. Аның шундый көчле шәхес булуын аның әнисеннәндер, дигән фикердәмен. Әнисе кулак хатыны булып калып, Әгъдәл – әтисен дә күрмичә үскән бала. Аны әнкәсе ничек шул кадәр кешелекле һәм матур күңелле итеп тәрбияли алгандыр. Бианам белән 20 ел бергә яшәдек, шул еллар эчендә бер авыр сүзгә килмәдек. Аның акылы һәм сабырлыгы иремә дә күчкәндер. Аңа нык рәхмәтлемен. Әгъдәл белән бергә үткән тормыш юлыма үкенгәнем бер дә юк. Шулкадәр сөеп-сөенеп яшәдек. Ул таза кешеләрдән дә ныграк дөнья көтеп, эшендә эшләп, туганнар, дуслар һәм иптәшләре яхшы мөгамәләдә булып, соңгы көннәренә кадәр яшәде. Иртәрәк китүе кызганыч булды.

Сез бит гел халыкның күз уңында булдыгыз. Әлеге көнне дә шулай игътибар үзәгендә каласыз. Кайвакыт бик авыр гайбәтләр дә ишетәсез. Әле күптән түгел генә тормыш иптәшегезнең һәм сезнең хисләргә багышлаган «фейк» китап сатып баерга теләүчеләр булды. Әдәби мирасын да рөхсәтсез кулланучылар бар. Нигә алай китап чыгаручыларны, әдәби мираска рөхсәтсез тотынучыларны җәзага тартмыйсыз?

Әлбәттә, Әгъдәл тулы канлы тормыш белән яшәде, дөнья кордык, йорт салдык, агачын утырттык, оныклар туды. Бөтенесе дә булды. Әгъдәл безнең өйдә хөрмәттә гомер итте, бөтен тормыш-сулышыбыз аңа көйләнгән булды. Әле дә аның өйдәге эш кабинетында бар әйбер дә шул килеш. Командировкага гына киткән шикелле. Ә андый ваемсыз затларга килгәндә, пычранасым килми. Бәлки, вакыт та җитмәгәндер әле! Минем өчен бүгенге көнне беренче чиратта Әгъдәлемнең иҗади мирасын пропагандалау, яшь һәм киләчәк буынга җиткерү. Аннары балалар, оныклар, йорт һәм бакча мәшәкатьләре дә күп. Бүгенгә мәсәлән, районның күп кенә мәдәни учакларыннан чакыру алдым. Ләкин минем беренче чиратта иремнең каберенә чыгып керәсебез бар, аннары аның архивы белән дә эш итәм. Тормыш иптәшемнең архивы, фотоархивы – Чакмагыш районының 1966 елдан елъязмасы.

Язмышка буйсынып та була, шул ук вакытта язмыш көчлеләргә буйсына ала шул. Язмыш, язмыш? Сине авторларың ничек итеп кенә язмый?! Егылса да, абынса да, сәбәбен синең белән бәйли. Ә менә бәхеткә ирешсә, сиңа рәхмәтлеме кеше? Рәхмәтле шул.

Бәхеткә юл яратудан башлана

Соңгы сорау итеп, Сәмига Шәйхи кызына бөтен җиһандагы кешеләрне кызыксындырган сорауны бирәм: «Бәхеткә юл нинди?»

Бәхеткә юл мәхәббәткә ышанудан, бер-береңне өзелеп яратудан, утка-суга керүдән башлана. Язмышлар күкләрдә языла, диләр. Тәкъдир бизмәннәренең үлчәмнәренә нинди генә хәл-вакыйгалар, ялгышлыклар, ялкынлы мәхәббәт, аянычлы мизгелләр, гаилә тарихлары күңелле һәм шатлыклы вакытлар салынмый?! Шулардан, ярату, мәхәбәттән бәхеткә юл, – дип елмая ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *