Мидияләр белән крем-аш рецепты
«АиФ» сайтында мидияләр белән крем-аш рецепты чыкты.
Әзерләү вакыты: 50 минут
Кирәкле ингредиентлар (4 порция өчен):
- Чистартылган мидияләр – 400 г
- Балык шулпасы – 1 л
- Бәрәңге – 3 данә
- Кишер – 1 данә
- Порей суганы – 1 данә
- Сельдерей сабагы – 1 данә
- Петрушка – 1 бәйләм
- Лавр яфрагы – 4 данә
- Үсемлек мае – тәменчә
Әзерләү ысулы
- Мидияләр итен эретеп, тозлы суда 7-10 минут пешерергә (әгәр ул пешерелеп туңдырылган булса – бары тик эретергә генә кирәк).
- Кишерне, сельдерейны, порей суганын вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырырга.
- Бәрәңгене турап, кыздырылган яшелчәләр белән бергә балык шулпасында якынча 20 минут пешерергә. Пешеп бетүгә 10 минут кала лавр яфрагы өстәргә.
- Пешкән ашны блендер белән пюре хәленә китерергә. Аннары мидияләрне һәм вак итеп туралган петрушканы өстәргә.
- Ашны кайнар килеш табынга бирергә.