Икмәкнең файдасы һәм зыяны: ипине аш белән ашарга, суыткычта сакларга ярыймы?
Ипи ашау турында «Вести» каналында 16 октябрь – Икмәк көненә багышланган язма чыкты.
Икмәкнең зыяны
Ак икмәкне артык күп куллану организмга файда китерми. Анда тиз үзләштерелә торган углеводлар һәм шикәр күп. Бу – артык авырлык җыюга, кандагы глюкоза микъдарының күтәрелүенә һәм шикәр авыруы (диабет) барлыкка килү куркынычы артуга китерергә мөмкин.
Өстәвенә, югары сортлы оннан пешерелгән икмәк составында файдалы җепселләр һәм витаминнар аз. Шуңа күрә мондый икмәкне күп куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү ихтималын арттыра һәм эчәклек микрофлорасының тигезлеген бозарга мөмкин.
Икмәкнең файдасы
Икмәк – энергия, витаминнар һәм минераллар чыганагы. Аның составында түбәндәгеләр бар:
- Углеводлар – организм өчен төп энергия чыганагы.
- Аксымнар һәм аминокислоталар – күзәнәкләр төзелеше өчен кирәкле материал.
- Азык җепселләре – ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.
- В төркеме витаминнары (тиамин, ниацин, рибофлавин) – матдәләр алмашын һәм нерв системасын ныгыта.
- Минераллар (тимер, кальций, магний) – мускуллар, сөякләр һәм йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә.
Икмәкне чама белән куллану кан составындагы шикәр дәрәҗәсен тотрыклы сакларга һәм туклык хисен озайтырга ярдәм итә.
Көненә күпме ипи ашарга ярый?
«Көненә күпме икмәк ашарга ярый?» дигән сорау күп кенә факторларга бәйле: яшькә, физик активлык дәрәҗәсенә, һәм сәламәтлек халәтенә.
Белгечләр ак ипине көненә 100-150 граммнан арттырмаска киңәш итәләр. Ә кара һәм бөтен бөртекле икмәк өчен бу күләм бераз күбрәк булырга мөмкин – чөнки аларда файдалы җепселләр күбрәк, ә гликемик күрсәткече түбәнрәк.
Уртача алганда, өлкән кешегә көненә 150-200 граммнан (якынча 5 телем) артык икмәк ашамавы сәламәтлек өчен иң дөрес санала. Бу – йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә һәм углеводлар балансын сакларга ярдәм итә.
Икмәкне ашлар, кайнар ризыклар белән бергә ашарга ярыймы?
Әйе, икмәкне традицион рәвештә ашлар, кайнар ризыклар һәм салатлар белән бергә ашыйлар. Тик иң мөһиме – чаманы белү. Чөнки икмәк белән ашаганда, ризыкның калориясе һәм углеводлар микъдары арта.
Арыш яки бөтен бөртекле икмәкне яшелчәләр һәм аксымга бай ризыклар (ит, балык, йомырка) белән бергә ашау – туклануны баланслырак итә.
Икмәкне суыткычта сакларга ярыймы?
Юк, икмәкне суыткычта саклау киңәш ителми, чөнки түбән температурада крахмал тиз катылана, һәм икмәк үзенең йомшаклыгын, тәмен һәм хуш исен югалта.
Әгәр дә сез икмәкне 1-2 көн эчендә ашарга җыенасыз икән, суыткычка куйганда, аны телемләп сакларга мөмкин. Озаграк вакытка сакларга теләсәгез – туңдыргычка кую иң дөрес юл.
Икмәктән бөтенләй баш тартып буламы?
Була, ләкин бу – һәрвакыт дөрес карар түгел. Ипи – организм өчен кирәкле углеводлар, витаминнар һәм җепселләр чыганагы.
Икмәктән тулысынча баш тарту турында карарны табиб яки диетолог белән киңәшеп кенә кабул итәргә кирәк, бигрәк тә сездә ашкайнату яки эндокрин система авырулары булса.
Икмәкне дөрес сайлау һәм саклау
Икмәк сайлаганда, иң элек аның составына игътибар итәргә кирәк. Югары сортлы оннан пешкәннәрдән бигрәк, арыш яки бөтен бөртекле (цельнозерновой) икмәкне өстен күрү файдалырак. Алар җепселләргә бай, озак туклык хисе бирә һәм сәламәтлек өчен яхшырак.
Икмәкне салкынча һәм коры урында, кәгазь яки тукымадан ясалган капларда саклау киңәш ителә. Суыткычта сакланган икмәк тиз катып, тәме һәм йомшаклыгын югалта, шуңа күрә аны анда озак тотарга ярамый.