Яшь егет бәбигә узган сөйгән кызын үтергән, корсактагы баланы ярып алган
Малайзиядә 22 яшьлек ир-ат авырга узган сөйгән кызын үтергән һәм корсактагы баланы ярып алган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Эченнән баланы ярып алгач, ул хатын мәетен яндырган. Вәхши ир-атны үлем җәзасына хөкем иткәннәр.
Судта бу эш буенча 112 дәлил китергәннәр. Ир-ат гаебен таныган. Адвокат аны төрмәгә утыртуны сораган, тик суд аны үлем җәзасына хөкем иткән.
ДНК-нәтиҗәләре билгеле булгач, җинаятьче ир-ат карындагы баланың атасы булмавы ачыкланган, диелә хәбәрдә.