Ләйсән Гыймаева: «Бу – мин, яңа мин. Һәм мин үземне бик яратам»
Татарстанның атказанган җырчысы Ләйсән Гыймаева үзенең өр-яңа образын күрсәтте. Эксклюзив күлмәк, махсус тегелгән баш киеме Ләйсәнгә шундый килешеп тора.
Җырчының бу образы сәхифәсен карап баручыларда да соклану хисе уяткан. «Фәрештәләр сокланырлык матурлык, дияр иде дәү әни», «Ләйсән апа, бу – бик матур, карап туймаслык», «Вау, бигрәк нурлы», «Үлеш матур, нәфис», – дип мактау сүзләрен тезгәннәр җырчыга.
Ләйсән үзе исә: «Хатын-кыз кояш кебек якты, чәчәк кебек нәфис, һава торышы кебек үзгәрүчән һәм бәхетле булырга тиеш!
Бу – мин, яңа мин! Һәм мин үземне бик яратам», – дип яза фотолары янына.