Артист әтиләр балаларын тәрбияләү турында: «Кайвакыт үземне ачуланам»
Бүгенге заманда әти булу ничек ул? Балаларның бүгенгесе матур булсын өчен дә, киләчәген кайгыртып та көн-төн чабарга, еш кына эштә «югалырга» туры килә ир-атларга. Шул ук вакытта тормыш мәшәкатьләренә кереп бетмичә, үзләренең «әти» ролен дә тиешенчә башкарырга кирәк бит әле.
Бүгенге әтиләр балаларына үзләре теләгән кадәр әти була алалармы? Көчле затларыбызга: «Сез нинди әти?» - дигән сорауны бирдек. Балаларын тәрбияләү эшендә катнашалармы, моңа вакытлары каламы? Нәсел дәвамчыларын тәрбияләүдә нинди принципларга таянып эш итәләр? Шул хакта да сораштык.
Иң элек ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, тәҗрибәле әтиләрнең фикерләрен тыңлап үтик:
«Кырыс булырга тырышучы йомшак әти»
Алмаз Мирзаянов, алып баручы, җырчы, 2 кыз әтисе:
Мин - кырыс булырга тырышучы йомшак әти. Иң дөрес билгеләмә шулдыр. Усал буласы килсә дә, килеп чыкмый.
Балаларыма соңгы арада вакыт җиткерә алам. Чөнки без декретта (көлә), балалар белән бергә. Ә менә гастрольләр вакытында, бик теләсәк тә, янәшәләрендә була алмыйбыз. Әмма ул чакта да күңелдән, теләкләребез, Аллаһ Тәгаләдән сорауларыбыз белән булса да, игътибарыбызны җиткерәбез. Чөнки ата-ананың баласына теләгән теләкләре кабул була.
Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, бала барысына да ата-анадан өйрәнә. Шуңа, иң беренче чиратта, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Холкыбызны күркәм ясарга, кеше янында тәртипле булырга. Кайбер ата-аналар балаларына артыгын рөхсәт итәләр. «Бу минем балам, тимә», - дип, кешедән сүз әйттермиләр. Бала тәрбияләгәндә чикләр, ниндидер тыюлар куярга кирәк дип саныйм мин үзем. Үзеңне кеше янында, аеруча олылар янында тотканда тәртибе дә, әхлагы да, тәрбиясе дә булырга тиеш. Менә шуларга өйрәтеп үстерергә иде балаларыбызны. Аннан балада телгә, дингә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш. Безнең олы кызыбыз татарча сөйләшә, кычкырып догалар укый, татарча матур шигырьләр белә, Аллаһка шөкер. Бу юнәлештә безнең генә түгел, әбисенең дә тырышлыгы бик зур.
Фото: © Алмаз Мирзаянов архивыннан
«Малай кеше көрәк-чүкеч тотып эшли белергә тиеш»
Илназ Бах, Татарстанның атказанган артисты, 3 малай әтисе:
Усал дисәң усал да түгел, әмма таләпчән әти мин. Малайларның укуларын, тәртипләрен контрольдә тотам. Мәктәпкә барганда: «Укытучыларыгызның исем-отчествосын әйтеп исәнләшегез. Күңелләре булсын. Менә нинди акыллы егетләр, дип калсыннар», - дим. Соңга калсагыз да, гафу үтенүдән тартынмагыз дип, мәктәпкә барып җиткәнче аңлатып барам.
Кулларына бер һөнәрләре булсын, корал тотып эшли белсеннәр дип тырышам. Әйе, хәзер мәгълүмат заманы. Ярты дөнья компьютер, яңа технологияләр белән шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, минем фикеремчә, малай кеше көрәк-чүкеч тотып эшли белергә тиеш. Балаларны булдыра алганча өйрәтәм, күрсәтәм, җай булганда ясап та күрсәтәм. Без шулай уйный торган идек дип, агач уенчыклар, яз көне бергәләп сыерчык оялары ясап куябыз.
Улларыбыз эш рәтен белсеннәр иде. Шуңа бездә бер эштән дә тартынып тору юк – бәрәңге утыртсак, бергә утыртабыз, алганда – бергә алабыз. Малайларга: «Эшләп тирләргә кирәк, ипинең өстәлгә ничек килгәнен белеп торыгыз», - дим. Акчаның җиңел килмәгәнлеген күрсәтү өчен, чыгышларга да алып чыгып китәбез үзләрен.
Егет кеше техника белән дә «дус» булырга тиеш. Юлда йөргәндә юл билгеләренең нәрсә аңлатканы хакында сөйлим. Балаларның велосипед, мотоцикллары бар. Авылда бабаларының иске «Ока»сын йөртәләр.
Үз артларыннан җыештыру, савыт-саба юуу, урыннарын җыю кебек өй эшләрен өйрәтү инде әниләре өстендә.
Балаларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тырышабыз. Безнең этебез бар. Малайлар аны үзләре карыйлар. «Алып чыгып йөртегез, ашарына бирегез. Ул да бит эшли - көне буе йортыбызны саклый», - дип өйрәтәм.
Минем балаларыма вакытым җитә. Иртән китеп, көне буе хөкүмәт эшендә эшләп, кич кенә кайтып, балаларын күрмәгән әти-әниләр дә бар бит инде. Өлкәнрәк буын кешеләренең: «Балаларның үскәннәрен дә күрми калдык», – дип әйткәннәрен ишеткән бар. Мин «балаларыбызны үзебез тәрбиялибез» дип курыкмыйча әйтә алам. Буш вакытта кинотеатрга барабыз, шәһәр буйлап йөрибез. Каядыр чыгыш ясап кайтсак, малайларга «бүләк» ясап, берәр җиргә кереп тәмле итеп ашап чыгабыз. Ял итәргә, диңгезгә дә аерым-аерым йөргәнебез юк. Барсак - бергә барабыз, бармасак - беребез дә бармыйбыз.
Барлык әтиләрне дә Әтиләр көне белән!
Фото: © Илназ Бах архивыннан
«Юк» дип әйтә белми торган әти»
Вадим Захаров, Татарстанның халык артисты, 3 кыз әтисе:
Мин - артык йомшак, «юк» дип әйтә белми торган әти. Кыз балаларга кычкырып эндәшеп тә булмый инде.
Кызганыч, балаларыма үзем теләгән кадәр вакыт бүлә алмыйм. Өйдә генә утырып та булмый, өйдә утыра ала торган кеше дә түгел инде мин. Ләкин, булдыра алганча, балалар белән булырга тырышам.
«Хәзер балалар, гаиләм белән булу өчен вакытым күбрәк кала»
Газинур Фәйзуллин, алып баручы, кыз һәм малай әтисе:
Мин - усал әтидер, бәлки. Әле менә әнисен тыңламый башлаганга кечкенәсенә «штраф салдым» - планшетын 3 көнгә алып куйдым. Олысын да кечкенәрәк чагында шулай итә идем. Гел сүгеп кенә дә тормыйм балаларны. Безнең арада мәхәббәт, бергә уйнашып-көлешеп, яратышып яшибез. Барысы да «на позитиве». Әмма ачуланмыйча да булмый, безгә кечкенә чакта шулай ук эләгә иде.
Малай тугач, балаларга вакытны күбрәк бирергә тырыша башладым. Элек эштән төнлә генә кайта торган идем. Хәзер балалар, гаиләм өчен вакытым күбрәк кала.
Мин үзем әтисез үскән кеше. Әти тәрбиясе алмаганга, үзем турында «мин начар әти» дип тә, «әйбәт әти» дип тә әйтә алмыйм. Кайчакта балаларны артыгы белән иркәлим сыман, үземә эләкмәгәнне дә, тәмлүшкәсен дә, башка кирәк әйберләрен дә алырга тырышам. Балалар өчен эшлибез.
Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсыннар!
Фото: © Газинур Фәйзуллин архивыннан
«Мин – шәп әти һәм шәп бабай!»
Зөфәр Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты, малай һәм кыз әтисе:
Мин - шәп әти! Һәм бик шәп бабай! Бүгенге көндә 5 оныгым бар!
Балаларга кырыс әти булмадым. Безнең гаиләдә хатын кырысрак. Балаларым үскәндә мин гастрольләрдә йөрдем. Шуңа күрә, кызганычка, аларны тәрбияләүдә артык зур роль уйный алмадым. Балалар хатын җилкәсендә иде. Ә менә оныклар белән мин балалар белән үткәрә алмаган вакытны куып тотарга тырышам. Оныкларым белән тәрбия мәсьәләсендә дә, аларны физик яктан чыныктыру мәсьәләсендә дә актив шөгыльләнәм. Оныкларымның физик яктан көчле, җитлеккән балалар итеп күрәсем килә. Оныклар өчен мин күбрәк - тренер. Алар барысы да мин белгән спорт төрләре - волейбол, футбол белән шөгыльләнәләр, зур тенниска, йөзү, шахмат түгәрәкләренә йөриләр. Баланың уйлау сәләтен үстерүгә дә игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, шахматны мин дә, оныкларым да ярата.
Балаларымның да спорт өлкәсендә уңышлары булуын теләдем. Кызыма университетта укыганда «әгәр дә университетның волейбол буенча җыелма командасында чыгыш ясый алсаң, мин сиңа машина алам» дип сүз биргән идем. Ул аңа иреште. Малай җитди рәвештә футбол белән шөгыльләнде.
«Кызларымның барысына да мәхәббәтемне тигез бүләргә тырышам»
Ринас Әхмәтов, автор-башкаручы, 3 кыз әтисе:
Кызларымны үземнең социаль челтәрләрдә күрсәтергә яратам. Шуны күреп берәүләрнең: «Бигрәк инде. Гел кызларың янәшәсендә булып кыланасың», - дип әйткәне булды. Әлеге кеше үз фикерендә калсын дип дәшмәдем. Чөнки мин чыннан да шундый әти. Кызларым белән вакытымны бик күп үткәрәм. Аларның күңелендә яхшы әти булып каласым килә. Ярдәм итү буенча да беренче гаиләм, икенче гаиләм дип тә тормыйм. Кызларны әниләре белән уртак фикердә булып, бергәләп тәрбиялибез. Чөнки беренче гаиләмдә булса да, икенче гаиләмдә булса да - алар барысы да минекеләр. Балаларымның киләчәктә без - әти-әниләренә хөрмәт белән карауларын, яхшы кешеләр булып үсүләрен телим. Өч кызыма да мәхәббәтемне тигез бүләргә тырышам. Акча ягына килгәндә дә, син зур, син кечкенә әле дип тормыйм. Барысына да бертөрле ярдәм итәм.
Ир-ат өчен малае булу мөһим диләр бит инде. Нәсел дәвамчысы кирәк, диләр. Ә мин - кызлар әтисе! Өченче кызым туар алдыннан, әле УЗИга бармаган килеш тә, кызым булачагын тойдым. Күңелем белән кыз көттем! Анысы әле гел миңа охшаган булып чыкты. Аллаһка шөкер 3 кызы әтисе булуыма мин чиксез шат. Алар миңа әтием дип кенә торалар. Аларның барысын да бик яратам. Көн саен укуларыннан каршы алам, үземә килсәләр, кунак итәм.
Фото: © Ринас Әхмәтов архивыннан
«Гаиләм хакына җанымны бирергә әзермен»
ИлГәрәй, Татарстанның атказанган артисты, 2 кыз әтисе:
Бүгенге заманда кыз балаларны үстерү җиңел эш түгел. Шуңа күрә минем өстемдә җаваплылык бик зур. Кыз баланы каты итеп әрләп тә булмый. Берсендә олы кызым миңа: «Әти, киләчәктә миңа егет сайлавы авыр булыр, мөгаен. Чөнки синең кебек кешене табып булмас», - дип әйтте. Бу сүзләр күңелемә уелып калды. Димәк, мин дөрес юлда.
Кыз балалар булгач йомшак кына итеп аңлатырга тырышасың, иркәлисең. Әлбәттә, каты бәрелмичә генә ачуланган чаклар да була. Ничектер, мин алтын урталыкны табарга тырышам.
Балаларыма вакытым җитә. Чөнки минем өчен гаилә, һәрвакыт, беренче планда. Әгәр дә эшкә генә бирелеп бетсәм, мин инде супер популяр җырчы булыр идем. Гаиләм хакына җанымны бирергә әзермен.
Балалар тәрбияләүдә дә хатын белән беррәттән барырга тырышам. Концертларны артык күп алмыйм. Бер генә яшибез. Әле кичә тормыш иптәшем белән шундыйрак сөйләшү булып алды. «Безнең балалар бигрәк тиз үсте инде, әйеме», - ди. Хатын белән кечкенә чакларын искә төшереп утырдык, күңел дә тулып алды. Аннан соң безгә олы кызыбыз кушылды. «Әти, кечкенә чактагы кебек синең янәшәңдә йоклыйсым килә. Син миңа әкиятләр сөйләрсеңме?» - ди. Менә шушы - иң кадерле мизгелләр.
Вакыт тиз узып китә, сизми дә каласың. Балалар алар губка шикелле, барысын да сеңдерә. Син аларга күпме җылылык бирәсең, киләчәктә алар да сиңа шуның кадәр җылылык бирәчәк. Шуны онытмаска кирәк. Кияүгә чыкты да, үз гаиләсе булды түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, авырып китүең дә бар. Балалар авыр чакларыбызда янәшәбездә булсыннар иде. Минем әни 7 ел буе урын өстенә калган әнисен - әбиемне тәрбияләде. Тормыш шулай бара - башта син балага бирәсең, аннан бала сиңа.
Олы кыз скрипка белән, кечкенәсе курай белән шөгыльләнә. Хәзер шундый чорга җиттек – теләкләре, кызыксынулары да гел үзгәреп тора. Олысының инде һөнәр сайлар вакыты да җитеп килә. Минем өчен балаларның үз эшләрен яратып башкарулары мөһим. Бу хакта үзләренә дә: «Нинди өлкәдә эшләсәгез дә, яратып эшләгез, яратмыйсыз икән, кешеләрне дә, үзегезне дә газапламагыз. Чын күңелдән бирелеп эшләргә тиешсез эшегезне», – дип әйтеп торам. Кызларыбызны лаеклы, үзләреннән соң эз калдырырлык итеп тәрбиялисе килә.
Фото: © ИлГәрәй архивыннан
Күптән түгел генә әти булган ир-атлар үзләрен нинди әти буларак күз алдына китерә? Сабыйларын кулларына алгач, хис-кичерешләре нинди булган?
«Балага чама белән ирек бирәчәкмен»
Илназ Гарипов, җырчы, малай әтисе:
«Илназ Гарипов нинди әти?» - дигән соравыбызга Илназның «теща»сы Люция ханым җавап бирде:
«Илназ - дөньядагы иң яхшы әти! Ул оныгыбыз Әминне бөтен кешегә караганда да ныграк ярата. Әминебез әнисенә караганда да әтисенә ныграк тартыла», - диде ул.
Илназ үзе исә: «Минем хатын кырысрак. Мин йомшак әти булып чыгам, кызганычка каршы. Өстәвенә мин педагог. Педагогикада язылган бит: «Башта карагыз, аннан булышыгыз». Баламның теләкләренә каршы килергә җыенмыйм. Пешекче булырга теләсә пешекче, ветеринар буласы килсә ветеринар була, артист буласы килсә - артист булмый (көлә). Юк, буласы килсә, була инде. Балама чама белән ирек бирәчәкмен», - дип сөйләде.
Сөйләшүебезгә Илназның тормыш иптәше дә кушылып китте. Аның фикеренчә, Илназ балага игътибарын, мәхәббәтен, вакытын җитәрлек бүлә. Җырчының Казан тирәсендәге чыгышларына да алар өчәүләшеп йөриләр икән.
Фото: © Илназ Гарипов архивыннан
«Вакыт-вакыт үземне ачуланам»
Ильяс Шәрипов, театр артисты, баянчы, малай әтисе:
Быел әти булдым. Ул хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый. Сабыйның елмаюына да, кулын селкетеп куюына да сөенәсең.
Мин нинди әти икән? Дөресен әйткәндә, вакыт-вакыт үземне ачуланам. Эш белән бәйле рәвештә, өйгә вакытында кайтып булмый, бала инде йокыга китә. Малаемның үскәнен күрми калам бит, дигән уйлар да килә. Аннан соң тагын, ярар, уйнап йөрмим бит дип, үземне аклаган булам.
Бала тугач, күңел гел өйгә ашкына. Әле сабый гына булса да, аның киләчәге турында уйланасың. Ничек тәрбияләрбез икән дип борчыласың. Кайчак тормыш иптәшем белән әти-әни статусында булуыбызга ышанып та бетә алмыйбыз әле. Бер-беребезгә карап, бу чыннан да безнең баламы, без чыннан да әти-әниме дип аптырашып куйган чаклар була.
Баланы тәрбияләүгә килгәндә, безнең гаиләдә бер принцип бар - тырыш булу, трай тибеп йөрмәү. Әти-әниләр безнең үзебезне дә шулай тәрбияләде. Мин дә улымның эшеңдә тиешле нәтиҗәләргә ирешә торган, максатчан булып үсүен теләр идем.
Фото: © Ильяс Шәрипов архивыннан
«Лаеклы кеше итеп тәрбиялисе иде»
Ришат Төхвәтуллин, Татарстанның халык артисты, малай әтисе:
(Җырчының улы турында бик яратып язган сүзләре аның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды)
Мин улымны бик нык яратам. Кайвакыт аны тиешенчә тәрбияли алмам дип тә борчылам. Без үзебез хезмәт белән үстек - әти-әниләребезнең эшләвен күреп тордык, бу безгә көч һәм характер бирде. Ә хәзер исә үземнең баланы саклыйсы, яклыйсы, аңа бәхетле балачак бүләк итәсе килә .
Иң мөһиме - лаеклы, хезмәт сөючән, амбицияле, үз максатларына ирешә торган кеше итеп тәрбиялисе иде. Моның өчен миңа күп эшләргә, кайвакыт кырыс та булырга туры киләчәк - әмма бу баланың киләчәге өчен. Ә күңелем белән аны бары тик яратасы һәм бәхетле булганын күрәсе килә.
Фото: © Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Интертат» сайты барлык әтиләрне дә әлеге күркәм бәйрәм белән котлый! Сәламәтлегегез нык булсын! Һәрвакыт көчле, батыр булыгыз! Балаларыгызга үрнәк булып гомер кичерергә язсын!