Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тозлы кыяр һәм помидор ашаганнар: ике гаилә ботулизм белән реанимациягә эләккән

0

Дагыстанда яшәүче берничә гаилә кичке ашта өйдә тозланган ризыклар ашаганнан соң реанимациягә эләккән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

«Авыр формада ботулизм белән авырган ике гаилә хәзер табиблар күзәтүе астында», – диелә Республика йогышлы авырулар үзәге хәбәрендә.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, хастаханәгә 6 кеше эләккән. Кичке аш вакытында тозлы кыяр һәм помидор ашаганнан соң аларның хәлләре начарланган.

Табиблар хәзер аларның гомере өчен көрәшә.

«Кайвакыт банкага яшелчәләрдә юылып бетмәгән туфрак кисәкчекләре эләгергә мөмкин, шулар белән ботулизм клостридияләре эләгә ала. Һавасыз банка эчендә алар ботулотоксин барлыкка китерә башлый», – ди табиблар.

Банкалар эчендә токсин җыела. Хәтта зур микъдарда булса да, аны аңлап булмый – банка эчендәге яшелчә яки җиләк-җимеш үзгәрми, банканың капкачы кабармый. Шулай итеп, өстәлгә бик көчле агу эләгә ала.

Аз гына микъдарда эләксә дә, ул кешене параличларга мөмкин. Хәтта үлемгә китерә ала.

Белгечләр ботулизм йоктыру куркынычын киметү өчен киңәшләр бирә.

  • Консервланган продуктларны таныш булмаган кешеләрдән сатып алмагыз, чөнки алар гигиена һәм кирәкле температура режимын үтәмичә әзерләнгән булырга мөмкин.
  • Консервация өчен яхшы продуктларны гына кулланыгыз. Бозыла яки чери башлаганнарны ташлагыз. Шулай ук яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне консервация алдыннан яхшылап юыгыз.
  • Консервлау технологияләрен төгәл үтәгез. Тоз микъдарын яки җылылык белән эшкәртү вакытын киметергә ярамый.
  • Продукт сыйфатында аз гына булса да шик булса, аны татып та карамагыз. Мәсәлән, кабарган яки болганчык сыеклыклы банкаларны.

Бу гади киңәшләр гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калырга ярдәм итәчәк. Әгәр дә өй консервларын кулланганнан соң кәефегез начараюын сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *