Укытучылар һәм табиблар өчен ташламалы ипотека булдырырга тәкъдим иттеләр
Россиядә укытучылар һәм табиблар өчен аерым ташламалы торак кредиты программасы булдыруны тәкъдим иттеләр. Бу инициатива белән Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко чыгыш ясады.
Әлеге тәкъдим Казахстанда авылларга күчеп китүче белгечләр өчен 1% ставка белән ипотека программасы эшли башлауга җавап буларак яңгырады. Бу турыда «Вести» каналы яза.
«Әгәр без дә шушы юлдан барсак һәм аны территория белән бәйләп карасак, бу – кадрлар җәлеп итү өчен этәргеч булыр, дип уйлыйм», – дип китерә Аксененко сүзләрен «Газета.ru».
Депутат искәрткәнчә, «Авыл табибы» программасы үзен бик яхшы күрсәтте. Яңа ташламалы ипотека ярдәмендә авылларга эшкә баручы белгечләр торак белән тәэмин ителә алачак.
Аксененко фикеренчә, мондый мөмкинлек булса, табиблар һәм укытучылар контракт вакыты тәмамланганнан соң авыллардан китәргә ашыкмаячак.