Нурзадә: «Үзгәрәсем килә»
Югалмады-ым, күренмәсәм дә, һәрвакыт эшләп торам бит мин, – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде Нурзадә. – Әле менә Әтнәдән «Әтнә сандугачы» җыр бәйгесеннән кайтып барышым. Анда жюри рәисе булдым. Бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне ачыкладык. Алар барысы да гыйнвар аенда булачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Бу – 2 елга 1 генә уза торган, бик дәрәҗәле конкурс. Әтнә инде ул – болай да талантларга бай як. Җырчы Азат Фазлыевлар, Руслан Галимуллиннар – барысы да шуннан чыккан егетләр.
Инвалидлар декадасы уңаеннан концертлар куйдык. Без инде 10 елдан артык Дәрвишләр бистәсендәге психо-неврологик интернатта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырабыз. Концертны «Салават» җыр театры егетләре – Илфат Шәехов, Ядкәр Хәбибуллин, Альфред Якшимбетов, Нияз Хәбибуллин белән куябыз. Шулай ук берсекөнне Сукырлар җәмгыятендә чыгыш ясап кайттык. Авырулар өчен концертларыбызны татарчалы-русчалы алып барабыз. Ядкәр абый бик тирән мәгънәле шигырьләр дә укый. Өлкәннәр көнендә Казандагы приютта яшәүче караучысыз калган әби-бабайларга концерт куеп кайткан идек, – дип тезеп китте ул.
Фото: © Нурзадәнең шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән куела
Нурзадә алдагы елга зур өметләр баглап керүен, Ат елында эшләре, планнары күп булуын да әйтеп узды.
Юбилей концертларыма әзерләнеп йөрешем. Алар киләсе елның ноябренә планлаштырылган. «Казан егетләре» төркеме солисты Айдар Әгъләмов ярдәмендә элекке хитларымны заманча итеп яздырдык. «Монда инде бер альбомлык җырлар җыелган бит», – дип көлде Айдар. Минем шулай җырларны җырлап арып беткәч кенә яздыра торган гадәтем бар. Бер керәшен халык җыры, «Кояшым», «Мин яратам сине» җырлары, шулай ук иң беренче иҗат иткән җырым «Кышкы моң»нар яңа яңгыраш алды. Барысы да бик матур килеп чыкты.
Татар эстрадасында агачлар кочаклап йөрмәгән бер мин генә калдым инде, дип көлдерә торган идем барысын да. Алтын көз вакытында «Саклагыз булганнарын» җырыма клип төшердек. Казанның бөтен матур урыннарын йөреп чыктык (көлә).
Юбилеема кадәр репертуарымны үзгәртәсем, үзем дә үзгәрәсем килә. Тамашачыма үземне башка яктан күрсәтергә иде. Концертымда төрле сюрпризлар да күп булачак, Аллаһы боерса, бик тырышып әзерләнәм. Атларны болай да яратам, шуңа күрә яңа елга зур өметләр белән керәм, – диде ул.
