Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Декабрь
2025

Рамил Шәрәпов концертында: «Бабаема кайтып әйтермен...»

0

Юмор остасы Рамил Шәрәпов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә концертыннан видео белән уртаклашты.

Видеодан күренгәнчә, тамашачылар арасыннан аның янына бер әби чыга һәм сөйләшергә теләген белдерә. Артист аны «сөйлә-сөйлә, әллә нәрсәләр генә сөйләмә» дип, янәшәсенә утырта.

«Синең белән сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет. Синең яныңда бию – тагы да зур бәхет. Бабаема кайтып әйтермен инде», – дип сөйли аңа тамашачысы.

«Бабаең куып чыгармасын инде», – дигәнгә, әби: «57 ел торып чыгармаганны, хәзер генә чыгармас. Хәзер мин аңа кирәк, терәк», – дип җавап бирә.

Видеога юмор остасы: «Концертка үзем кебек тамашачылар килә. Менә рәхәтләнеп кич утырдык», – дип язып куйган.

  • «Барыр урын булмагач...» – Рамил Шәрәпов элек яшәгән урынына кайткан














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *