Гүзәлем: «Өйдә бардак, бизнеста проблемалар»
Җырчы Гүзәлем, сторислары аша, бер ханымның: «Сезгә карыйм да уйлыйм – тормышыгыз әкияттәге кебек, үзегез – принцесса. Молодцы! Яши беләсез», – дип язып калдырган хатына җавап биргән.
«Социаль челтәрләрдәге матур рәсемнәргә генә ышанмагыз… Бөтен нормаль кешеләрнең дә әкияттән бик нык аерелып торучы кадр артындагы тормышы бар. Шул исәптән – минеке дә… Балаларым чирли, үзем, якыннарым. Арып китәм. Өйдә бардак, бизнеста проблемалар булган чаклар да бар. Мин боларны күрсәтергә яратмыйм шул», – дип язган Гүзәлем.
