Илназ Баһ олы улы турында: «Машина түгел, кечкенә уенчык гармун сайлады»
Артист кеше, гадәттә, баласының сәхнә юлын сайлавын бик теләми. Сезнең исә балалар инде үзегез белән бергә чыгыш ясый. Балаларыгызның артист булуын телисезме?
Малайлар туганнан бирле безнең белән. Бигрәк тә олысы. Ул инде машинада, сәхнә артында «яшәде», шунда үсте. Биючеләрне, музыкантларны күзәтеп үсте. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, ул үз теләге белән гармунда уйный. Берничә төрле гармунны, баянны үзләштерде. Әгәр дә аның теләге бар икән, бу юлны үзе сайлаган икән, мин моны начар дип санамыйм. Чөнки иҗат аңа киләчәктә укуында да, тормыш юлында да ярдәм итәчәк. Ул, бәлки, бөтенләй башка һөнәр сайлар, әмма кайда гына укыса да, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт кирәкле кеше булачак.
Димәк, гармунны «улым, уйна» дип тоттырмагансыз?
Юк. Аңа 4 яшьләр чамасы булгандыр. Без кибеткә машина-уенчык алырга дип барган идек. Ул исә машина түгел, кечкенә уенчык гармун сайлады. Шуннан башланды инде. Хәзер Сабантуйларда да, төрле бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә чыгыш ясый. Үзенә дә сәхнәдә булу, халыкның аны ничек каршы алуы ошый.
Ә башка улларыгыз?
Уртанчысының артистлыгы алай ук көчле түгел. Ул күбрәк спортка тартыла, өй эшләрен дә яратып башкара: кар көрәү, техника белән мәшгуль булу аңа кызык. Кечкенәсенә килгәндә, ул да сәнгатькә тартыла. Курайда уйный, саксофон үзләштерә. Курайда бигрәк тә моңлы итеп уйный. Хәзерге артистлар кебек үк, бик хисле, йөрәктән чыгарып башкара. Аның да күңеле сәнгатькә тартыла. Әмма мин аны барыбер музыка юлыннан китәр дип уйламыйм. Үземчә шаяртып: «Син, әйдә, табиб бул. Өйдә безне дәваларга да кемдер кирәк бит», – дип әйтәм.
