Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тинчурин театрында премьера: «Нәни Мирза»ның үз галәме

0

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезонның өченче премьерасын чыгарды. Театрның баш режиссеры Айдар Җәббаров, Яңа ел алдына туры китереп, балалар өчен спектакль куярга клоун Руслан Риманасны чакырган. Уйлаша-киңәшә торгач, Антуан де Сент-Экзюпериның иң билгеле әсәрен – «Нәни принц»ны сайлаганнар.

Дөресрәге, бу әсәр драматург һәм режиссер өчен фантазия очышына нигез генә булган, чөнки, театр заказы белән, Резеда Гобәева, өр-яңа мәгънәләр салып, өр-яңа әсәр язган.

Әлеге әсәр буенча Руслан Риманас куйган спектакльдә нәни принц безнең белән качышлы уйныйдыр кебек – тотам гына дигәндә, башкага әйләнеп куя, аннары тагын күренеп кулын болгый.

Спектакль «Кечкенә Мирза» дип атала. Сәгать ярым барган спектакль катлам-катлам куелган. Бу – театр эчендә театр – әйе, шундый алым бар.

Менә капельдинер ханым балаларны утыртып, тынычландырып йөри. Менә ишектән соңга калган тамашачы малай йөгереп керә. Ә урынын алганнар – капельдинер ханым (Лилия Мәхмүтова) килеп утырган. Малайга – нәни Мирзага – залда урын калмагач, сәхнәгә чыгарга тәкъдим ителә.

Менә нәни Мирза...

Башта Мирзаны уйнаучы актер, гафу, актриса белән таныштырып китәм. Таныш булыгыз – Зәринә Сафина. Ул Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров курсын тәмамлаган. Театрның бу якты актрисасы затлы бәллүрдән ясалган булып тоела миңа – аның йөзендә көн яктысы бар. Ә инде Мирза образын тудырганда рәссам кинофильмдагы Буратиноны күз алдында тоткан булса кирәк, әллә совет вакытындагы октябрятлар значогындагы нәни Ульяновнымы? Малайга әверелдерелгән Зәринә шуларны хәтерләтте.

Зәринә малайны шәп уйный. Ул ТЮЗлардагы (безнең Кариев театры һәм Казан ТЮЗы турында сүз бармый, гомумән алганда. – авт.) тапталган образны – борынын мышкылдатып, җиңе белән борынын сөртеп ала торган малайны ясамаган. Аның малае бөтенләй башка.

Менә нәни Мирза сәхнәгә чыкты...

Сәхнә дигәннән, спектакль театрның Кече сәхнәсендә бара (әйе, Тинчурин театрының хәзер Кече сәхнәсе бар. – авт.). Сәхнә уртасындагы конструкция филне йоткан буар еланга/эшләпәгә охшаган иде.

Гафу итегез, эшләпә-елан турында аңлатып тору кирәкме? Әллә Хуҗа Насретдин мәзәгендәге шикелле, белгәннәр белмәгәннәргә сөйләрме? Чөнки сүз Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» китабындагы рәсемнәр турында бара: Автор 6 яшендә ясаган рәсемен «елан йоткан фил» дип аңлата, ә өлкәннәр эшләпә дип күрә.

Менә нәни Мирза, сәхнәгә чыгып, гаиләсе (һәм күрше абзый) белән таныштыра башлады. Зур гаиләдә әби белән бабай (очучы булган), әти (электрик) белән әни (бизнес-вумен), көяз үсмер кыз һәм 2 малай (икенең берсе – безнең Мирза, икенчесе – аның энесе) яши. Ә шулай да, өй тулы кеше булса да, малайга игътибар җитми – ул ипләп кенә шуннан зарланды.

Аннары вакыйгалар башка яссылыкка күчә. Очучы бабайны (Илгизәр Хәсәнов) аның яшьлеге (Зөлфәт Закиров) алыштыра. Сәхнәдә Мирза белән Очучы – Зәринә Сафина белән Зөлфәт Закиров кала.

Шушы урында клоунада башлана.

Клоунада сүзен һич кенә дә күчерелмә мәгънәдә түгел, чын затлы мәгънәсендә кабул итәсе, яме, әйе, бары тик тамаша жанры буларак кына кабул итәсе.

Әле генә әби белән бабай утырган (дөресрәге, бабай яткан, әби утырган) тимер караватка канатлар үсеп (аларны Зөлфәт Закиров тартып чыгарды), пропеллер куелып, очкычка әверелде.

  • Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Айдар Җәббаров аның белән эшләргә ярата. Күрәсең, Русланга да үзе ышанган рәссамны тәкъдим иткән. Булат, чыннан да, кызыклы образлар тудырган.

Зөлфәт Закировка клоун борыны куелып, клоунада башлангач та, спектакль сүзсезгә әверелде. Синхрон тәрҗемә колакчыны кигән малайлар-кызлар, аны салып куеп, барысы да ишарәләр һәм мимика белән аңлашыла торган дөньяга чума алалар.

Хәтерләсәгез, нәни принц, сәяхәте вакытында, үзен йолдызлар белән идарә итәм дип санаучы корольне, үзен яратучыны, сәрхүшне, йолдызлар санаучы эшем кешесен, фонарьчыны, үзе сәяхәт итмәгән географны очрата. Ә инде безнең спектакльдәге 2 космик сәяхәтче – Очучы белән нәни Мирза – 5 самавырдан чәй эчүче күрше агайны, әтине, әнине, апаны, энекәшне очрата. Резеда Гобәева персонажларының кайсының Экзюпери персонажларына ничек туры килүен үзегез тәңгәлләштерегез инде, яме. Ә иң яхшысы – гел аерым спектакль итеп тә карарга мөмкин, тәңгәлләштереп тормыйча, диюем.

Спектакльгә авторлар салган мәгънә – бер гаиләдә яшәгән кешеләр дә, төрле планеталардан кебек, бер-берсен аңламыйча яшәве мөмкин. Бер-берегезне аңларга тырышыгыз, бер-берегезнең уй-фикеренә колак салыгыз, бер-берегезне яратыгыз!

Менә шундый матур әкият тудырган иҗади команда. Әйе, нәни принц планетасында үскән капризлы Роза чәчәге дә бар: юк, авторлар аны онытмаган. Дөрес, китапта ул тере образ булса да, биредә актерлар йөртә торган курчак иткәннәр – роза зур, матур. Ә менә төлке – юк... Резеда Гобәева белән Руслан Риманас һәм рәссам Булат Ибраһимов көйсез энекәшне төлке итәргә тырышканнар. Әмма балачагымнан ук минем күңелемдә калган төлке башка төрле иде. Әйе, анысы – минем проблемадыр.

Артистлар уены турында берничә сүз. Хәер, башта режиссердан башлыйм. «Артистлар клоунада кебек специфик жанрга скептик карарлар, дип борчылган идем, әмма минем бу уйларым бик тиз таралды. Миңа калса, барысына да кызык иде, барыбыз да канәгатьлек алдык бу уртак эшебездән. Клоунада өчен үз эчеңнән үсү әһәмиятле, без бөтенебез үз эчебездән үсә алдык кебек. Хәзер, спектакль күрсәтелә башлагач, мин актерлардан күбрәк фантазияне эшкә җигүне һәм импровизация сорадым, үз образыңны шулай тагын да үстереп, шуның белән спектакльне дә үстереп була», – диде ул журналистларга.

Зөлфәт Закиров та, Зәринә Сафина да, Рөстәм Гайзуллин да, Гүзәл Гафарова да һәм башкалар да – барысы да – «үз эчләреннән үсә алганнар». Театрның баш режиссеры Айдар Җәббаров әйтмешли, режиссер Руслан Риманас яңа галәм тудырып, катнашучы артистлар шушы галәмнең геройларына әверелә алдылар.

Классик балалар әдәбияты «Том Сойер»дан да, «Белмәмеш маҗаралары»ннан да, «Карлсон»нан да илһамланып, шундый әсәрләр туа ала бит, эш күп әле театрга, дип уйлап куйдым…

ххх

Финалга А.Экзюпериның «Нәни принц» әсәреннән бер өзекне (ХVIII бүлек) Разил Вәлиев тәрҗемәсендә бирәм. Китап татар телендә 2000 елда «Мәгариф» нәшриятында басылган булган. Интернетта нинди өзек таптым – шуны куйдым.

Нәни принц, очсыз-кырыйсыз чүл аша үтеп тә, бер җан иясе күрми. Юлында аңа бары тик бер кечкенә генә шыксыз чәчәк очрый. Бу чәчәкнең нибары өч таҗ яфракчыгы була.

— Исәнме, — ди аңа Нәни принц.

— Исәнме, — дип җавап бирә Чәчәк.

— Ә кешеләр кайда?— дип сорый Нәни принц, әдәпле генә итеп.

Чәчәкнең кайчандыр кәрван үтеп киткәнне күргәне булган икән.

— Кешеләр? Әй... әйе... Нибарысы биш яки алты гына бугай алар. Бик күптән күргән идем инде. Ләкин кайдан эзләргә икәнен белмим. Җил куып йөртә үзләрен... Тамырлары юк шул аларның – шунысы бик начар.

— Хуш! – ди Нәни принц.

— Хуш! – ди Чәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *