Сак булыгыз! Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Алдагы тәүлектә Татарстанда тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитә торган җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын сак булырга чакыра.
Юлның машиналар йөри торган өлешен узу өчен җир өсте һәм җир асты юлларын гына кулланырга тырышыгыз. Реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре артына качмагыз. Гомер өчен куркыныч туган очракта 112 номерына шалтыратыгыз, диелә хәбәрдә.
Синоптиклар белешмәсе буенча, 3 һәм 4 гыйнварда һава торышы шактый бозылачак.
Иртәгә иртән кар ява башлый, буран чыга, күз күреме 1-2 км, вакыты белән 1 км булуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -13..-18 градус, республиканың көнчыгышында -21 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә -4..-9 градус, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булуы көтелә.
4 гыйнварда төбәктә кар явачак, көндез көчле буран көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -4.. -9, көнчыгыш районнарда -14 градус, көндез -1..-6 градус булыр дип фаразлана, дип яза «Татар-информ».
