Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алинә Заһитовага 500 еллык реликвия бүләк иткәннәр

0

Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Яңа елга 500 еллык япон кылычы бүләк иткәннәр. Ул реликвия фотосын телеграм-каналында урнаштырган.

Алинә «кылыч 500 еллык» дип язган һәм аны «ярты гасырлык сәнгать әсәре» дип атаган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бу япон кылычы – гади генә корал түгел, ә чын сәнгать әсәре. Аңа якынча ярты гасыр, һәм ул суэ-кото чорының (XVI гасыр) борынгы осталары традицияләре буенча тамахаганэ тимереннән ясалган. Кылычтагы һәр бизәк – тарих эзе, самурайларның осталыгы һәм рухы чагылышы», – дип язган Алинә Заһитова.

Соңрак, үз хатасын танып, ярты гасырның 500 ел түгел, ә 50 генә ел булуын аңлап, ул телеграм-каналында икенче язма куйган.

«Йокы аралаш ялгыш әйткәнмен. Кылычка ярты гасыр, дидем, ә чынлыкта – аңа 5 гасыр. Моның нинди байлык икәнен күз алдыгызга китерә аласызмы?» – дигән Олимпия чемпионы.

Фото: © Алинә Заһитованың телеграм-каналы















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *