Рөстәм Гайзуллин: «Хулиганланасы килә башлады»
Тинчурин театрында шундый матур гадәт формалашты: һәр премьерадан соң, журналистлар һәм блогерлар белән иртәнге чәй эчү. Анда, гадәттә, баш режиссер буларак, Айдар Җаббаров үзе, премьераның режиссеры һәм берничә «йолдызы» катнаша.
Бу юлы театрның маркетинг бүлеге журналистларның балалар һәм гаилә басмаларында эшләүчеләрен, әлбәттә, берничә блогерны чакырган иде. Артистлардан Зөлфәт Закиров, Зәринә Сафина һәм Рөстәм Гайзуллинны күрү насыйп булды. Рәхмәт – иртәнге 10га иртәнге чәйгә килгәннәр.
Төп темабыз Тинчурин театрында чакырылган режиссер буларак Руслан Риманас чыгарган «Кечкенә Мирза» спектакле булса да, аның белән чикләнмәдек, әлбәттә.
«Кечкенә Мирза»дан башладык
Айдар Җаббаров: «Бар шундый режиссерлар – алар сәхнәдә үз теле белән үз дөньясын ясый. Үзенә генә хас дөнья була ул, координаталары үзенеке генә. Андый режиссерлар күп түгел, шуларның берсе – Руслан. Аның белән бер сәгать ярым башка дөньяга сәяхәт иттек: театр стеналары киңәеп китә, югала, башка дөньяда яшәп аласың.
Әйбәт режиссерларның яхшы сыйфаты – артист белән эшләү, эшли белү. Югыйсә, кызганычка, шундый режиссерлар да бар – сүзләрне тараталар да, артистлар ничек булдыра ала, шулай сәхнәдә йөри. «Кечкенә Мирза» спектаклендә мин үз театрыбыз артистларын танымадым. Артистның эчендә фундамент булуы ул шунда ук сизелә. Ничек фикер йөртүе күзеннән күренә. Монда артистларны танырлык булмавына исем китте. Бу – минем өчен табышмак!»
Руслан Риманас: «Мине ачык йөрәк белән каршы алдылар, һәм без бу маҗараларга бергәләп кердек. Барлык артистлар белән дә хезмәттәшлек итә алуыма шатмын. Артистлар клоунада кебек специфик жанрга скептик карарлар, дип борчылган идем, әмма минем бу уйларым бик тиз таралды. Миңа калса, барысына да кызык иде, бу уртак эшебездән барыбыз да канәгатьлек алдык.
Клоунада өчен үз эчеңнән үсү әһәмиятле, без бөтенебез үз эчебездән үсә алдык кебек. Хәзер, спектакль күрсәтелә башлагач, мин актерлардан күбрәк фантазияне эшкә җигүне һәм импровизация сорадым, үз образыңны шулай тагын да үстереп, шуның белән спектакльне дә үстереп була».
Театрның матбуга үзәге җитәкчесе Луиза Закирова: «Безнең девиз – «Яңа сулыш», аңа өстәлгән тагын бер девиз: «Кыю адымнардан курыкмаучы театр». Ничәнче премьера: без кыю адымнардан курыкмадык – мюзикл, мистик драма, хәзер сүзсез театр, клоунада. Бу юлы артистларның курку хисе дә бар иде. Рөстәмнең сүзләрен әйтә алам: «Бу спектакльне кем карар икән?» – диде».
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин: «Контексттан өзеп алынган сүзләр. Әйе, курку һәм аңламаучанлык хисләре бар иде. Русланның үзеннән дә: «Драма артистлары белән эшләү тәҗрибәсе бармы?» – дип сорадык. Чөнки безнең бу жанрда беребезнең дә эшләп караганы юк. Дөресен әйтәм: бик куркытты. Тотып карамаган әйбергә саклык белән тотынасың бит инде. Бу очракта нәкъ шулай булды. Тренинглар башланып китте дә, дүртенче тренингта нәрсәсендер таба башладык – нидер тудырасы, хәтта хулиганланасы килә башлады. Ә инде костюмнар киеп, грим салып, сәхнәгә чыккач, борынны да киеп куйгач, Айдар Тәлгатович әйтмешли, бөтенләй башка дөньяга кереп киттек. Хәзер без: «Аллага шөкер, безне бу спектакльгә сайлап алганнар», – дибез. Әйе, башта: «Бу спектакльне кем карар икән?» – дигән сорау туды: баламы, өлкән кешеме, үсмерләр карармы икән, дип уйладык. Хәзер аңлыйбыз – төрле яшь категориясе дә карый торган спектакль. Бу спектакльне 5 елдан соң да репертуарда күрергә насыйп булсын!»
Актриса Зәринә Сафина: «Мине малай образында булуым түгел, клоунада жанры күбрәк куркытты. Мин, драма артистына клоунада жанры бигүк хас түгел, дип уйлый идем. Әмма Руслан Дмитриевич белән тренинглар үтеп, клоунада жанрында спектакльләр карап эшләдек».
Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров: «Минем өчен бу спектакль – ниндидер апгрейд, комфорт зонасыннан чыгу. Дөресен әйткәндә, бу сезон комфорт зонасыннан чыгу булды. Без үзебезнең «тузаныбызны кагабыз», бергәләп кайныйбыз, миңа моңа күптәннән сусаган идем, дөресен әйткәндә».
Рөстәм Гайзуллин: «Без» дип сөйләш!»
Зөлфәт Закиров: «Без бик рәхмәтлебез. Ә Руслан белән эшләүгә килгәндә, ул – зур йөрәкле кеше. Ул безне каядыр алып кереп китте. Без, үзебез сизмәстән, әллә нәрсәләр кыланабыз, үзебез шуңа ышанабыз. Бу – минем өчен бәхет булды».
«Ни өчен Зәринә?» дип сорады журналистлар.
Руслан Риманас: «Мин, Айдар Тәлгатович чакыргач, театрга килеп, 3 спектакль карадым: «Туган-тумача», «Хыял артыннан» һәм Зөфәр абый Харисов куйган «Яратам, бетте-китте!». Артистларны шулар буенча сайладым. Кастинг үткәреп булуы турында башта белмәдем дә, соңыннан гына белдем. Артистларның бер өлешен Айдар Тәлгатович белән сайладык. Зәринә Сафинаны да ул тәкъдим итте. Минемчә, Зәринә бик әйбәт башкарып чыкты. Ә капельдинер образына биредәге бер капельдинерны күреп килдем. Ул – элек Камал театрында эшләп, хәзер, Тинчуриннар күчкәч, биредә калган Рәсимә апа. Тамашачылар белән шулкадәр матур итеп эшли белә – аның аша образ туды.
Без баштан ук ниндидер әсәр темасына фантазияләр дип уйлаган идек. Экзюперины бик яратам, «Нәни принц»ка бәйле әйберләр коллекциясен тупладым. Без Нәни принц атмосферасы белән илһамланып, аның фәлсәфәсен сеңдереп, үзебезнең клоунада призмасы аша күрсәттек.
Спектакльнең исемен табуның да үз тарихы бар. Мңа Мирза исеме бик ошады, аның бер мәгънәсе – патша улы икән. Мин анысын исемне сайлагач кына белдем».
Планнарга күчтек
Айдар Җаббаров: «Хәзер 2 әсәр өстендә эшлибез. Ясалма фәһем белән проект чыгарабыз – Артем Пискунов белән Резеда Сәлахова һәм театр оркестры катнаша. Гыйнвар аенда «Ал яулыклы язмышым» спектакле премьерасы булачак. Үземә бик кызык. Бер карасаң, совет чорының көнкүреш әсәре, шуннан чыгасы килә. Сценография ягыннан да, музыкаль рәт ягыннан да кызыклы булачак. Хәзер безгә хореограф Марат Казиханов кушылды – анда биюләр түгел, мин аны техно-рейв дип атыйм.
Мин озын спектакльләр куям бит инде, бу спектакльне 1 сәгать 30 яки 40 минутка сыйдырырга тырышачакмын, дип уйлыйм».
Рузилә Мөхәммәтова: «Әйткән сүзеңне яздырып алдык».
Айдар Җаббаров: «Кирегә юл калмасын дип, махсус әйттем. Шәп әсәр! Ул әсәрдә «нәрсә ул мәхәббәт» дип фикер йөртербез: кайнар хисләрме ул, дәртме, ихтираммы? Җентекләп шул теманы ачарга тырышырбыз. «Әни килде» драмасының репетицияләрен әле туктатып тордык, аннары дәвам итәрбез. Питер режиссеры Александр Крымов, килеп, берничә спектакль карап, кастинг ясап китте, артистлар белән очрашу уздырды – февраль аеннан «Отелло» өстендә эш башлаячак. Руслан Риманасны да театрның зур сәхнәсендә спектакль куяр дип көтәбез – гаилә белән карау өчен кызыклы спектакль тудырса, бәхетле булыр идек.
Зур театр булгач, касса ягын да уйламыйча булмый. Бу – шәхси театр түгел, дәүләт театры, төрле спектакльләр булыр. «Ал яулыклы язмышым» (Чыңгыз Айтматов) үз тамашачысын табар, «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов) психологик драмасының үз тамашачысы булыр. Без әле яшьләрне чакырып торачак «Казан егетләре»н (Мансур Гыйләҗев) чыгарачакбыз – Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшне башларбыз.
Күргәнегезчә, кастинг игълан иттек – безгә яшь артистлар кирәк. Театр училищесын тәмамлап театрга эләкмәгән күп талантлы артистлар бар... төрле сәбәпләр аркасында, мәсәлән, театрда акча җитмәс дип уйлап... анысын дөрес уйлыйсыз... әмма акчасын да табарга тырышырбыз... – беренче чиратта шундыйларга мөрәҗәгать итәбез. Алар 30 яшькә кадәр булырга һәм Татарстанның башка театрында эшләмәскә тиеш. Чөнки театраль этикет, коллегаларыбызга карата чисталык булырга тиеш.
Журналистлар арасыннан сорау: «Бу сорауны бирергә иртәрәк булса да, сорыйм: тамашачы үзгәрәме?»
Айдар Җаббаров: «Бу сорауга директор һәм аның урынбасарлары төгәлрәк әйтә ала. Мин үзем сизмим, алар «үзгәрде» ди. Аларның аны тикшереп бару инструментлары бар: «50 процент яңа тамашачы килде», – диләр».
Журналистлар арасыннан сорау: «Хәзер тамашачы яңа бинага килергә мөмкин, әмма моның чиге булыр. Алга таба тамашачы килсен өчен ниләр эшләргә мөмкин?»
Луиза Закирова: «Иң яхшы маркетинг – яхшы спектакльләр...»
Рузилә Мөхәммәтова: «...дип, Луиза Закирова үзләреннән җаваплылыкны төшерде».
Айдар Җаббаров: «Луиза белән тулысынча килешәм. Театрда спектакль йөрәк белән куелганда эшләп була. Тамашачыны, аеруча Казан тамашачысын алдап булмый, чөнки «начар» дип, туп-туры битеңә бәреп әйтәчәк. Йөрәк белән эшли торган режиссерлар бар, һәм без аларны китерәчәкбез. Бары тик сыйфатлы спектакль!»
