Илсөя Бәдретдинова: «Күрмәгәннәр калмады бүген... 24 сәгать юлда...»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова Яңа елны Азәрбайҗанга сәяхәт белән башлап җибәргән. Ләкин кайту юлында көтелмәгән кыенлыкларга очраган. Ашыкмас, борчылмас иде дә, җырчының бүген Нефтекамскида концерты, тамашачылары көтә. Бу хакта җырчы сторисларында сөйләде.
«Хәерле көннәрме, иртәләрме? Тәүлекнең нинди вакыты? Күрмәгәннәр калмады бүген. 24 сәгать юлда узды… Аллаһка шөкер, мин Нефтекамскида. Бер тәүлек дигәндә, ике самолет алыштырып, аэропортларда утырып… Чөнки ситуация шундый – кайбер самолетларны Казанга кайтып җиткән җиреннән, пассажирларны төшермичә, кире борганнар. Әмма, Аллаһка шөкер, без тиешле урында. Кичке концертта очрашканчыга кадәр.
Кемнәр шушы 3 көн ялымны да күпсенеп, әллә ниләр язып ятты – бик шатланмагыз, барысы да тәртиптә», – дигән Илсөя.
