Бәйрәм көннәрендә җитәкче шалтыратуына җавап бирмәскә ярый – юрист
Бәйрәм көннәре чорында җитәкче шалтыратуларына җавап бирмәскә ярый, дип яза РИА Новости, юрист Олег Зерновка сылтама белән.
РФ Хезмәт кодексы буенча, бәйрәм көннәре хезмәткәр өчен ял вакыты була. Димәк, эш бирүче алардан хезмәт вазифаларын башкаруны таләп итә алмый, шул исәптән, дистанцион рәвештә дә.
«Ял вакытында җитәкче шалтыруына җавап бирмәү закон бозу булмый», – дигән юрист.
Ул ассызыклаганча, бу кагыйдәдә искәрмә бар. Ул эш вакыты нормалы график белән булмаган кешеләргә кагыла.
«Беренче чиратта бу – экстрен хезмәтләр һәм хокук саклау органнарының дежур хезмәткәрләренә кагыла», – дигән Зернов.
