Ризат Рамазанов юллардагы хәлләрне күрсәтә: «Сак булыгыз»
Җырчы Зинира һәм Ризат Рамазановлар, көчле буран һәм бозлавык булу сәбәпле, бүгенге машина юлларындагы хәлләрне күрсәтәләр.
«Бүген бик каты бозлавык. 2026 елның иң көчле бозлавыкларының берсе. Без менә Казаннан Сабага кайттык. Аннан Балтач һәм Кукмарага барабыз. Юл буе шушындый хәлләр. Иң мөһиме, кешеләре исән-сау булсын… Машинасын гына тартып чыгарырлар…
Сак булыгыз, дуслар, юлларда», – дип кисәтә җырчы үзенең сәхифәсен карап баручыларны.
