Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Татар кызлары бик көчле, кирәк чакта җавап та кайтара белә»
«Тренерым һәлак булгач, икенче көнне ярышларда җиңеп кайттым»
Азилә, көрәш белән кайчан шөгыльләнә башладың?
Минем көрәшкә килүем бик кызык булды: мәктәптән кайтып килгәндә егетләр шөгыльләнгәнен күреп алдым да, кызыгып карап тордым, алар анда тренерыбыз Алмас абый Заһретдинов белән иде, шунда ул килде дә: «Ошыймы?» – диде. Минем күзләрем яна иде, «әйе» дидем. Ул тренировкага килеп карарга тәкъдим итте, бардым, һәм миңа бик ошады. Көрәш белән 11 яшьтән шөгыльләнәм, 5 нче сыйныфта башлаган идем.
Ярышларга еш йөрисеңме?
Кызлар көрәше булган ярышларга йөрергә тырышабыз. 7 нче ел шөгыльләнәм, дөнья беренчелегендә бронза медаль яуладым, күптән түгел «спорт остасы» таныклыгын тапшырдылар. Кызганыч, 2022 елда тренерыбыз Алмас абый Заһретдинов арабыздан китеп барды, мине көрәшергә, барлык күнекмәләргә дә ул өйрәтте. Вафатыннан соң без әтисез калган кебек булдык. Ул һәлак булгач, икенче көнне ярышларга барырга кирәк иде, миңа бик авыр булды, ләкин Алмас абый өчен мин анда җиңеп кайттым. Ул әйткән барлык сүзләр дә күңелемдә, өйрәткән барлык күнекмәләрне дә эшлим, чөнки аның хезмәте юкка чыгарга тиеш түгел.
Спорт мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнүче кызлар күпме?
Элек безнең мәктәптә бик күп кызлар шөгыльләнә иде. Хәзер без 4-5әү генә калдык. Элегрәк төркемдә 10лап кыз булса, хәзер алар үсте, һәрберсенең үз тормышы. Ир-егетләр барыбер озаграк көрәшә бит, спортта аларның безгә караганда мөмкинлекләре күбрәк. Тренерыбыз Алмас абый вафатыннан соң, безнең мәктәптә хатын-кызлар көрәше авыррак бара.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим»
Бик күпләр, кызлар көрәшергә тиеш түгел, ди. Син «көрәш кызлар өчен түгел» дигән фикерне ничек кабул итәсең?
Ничә ел шөгыльләнеп, әле бер тапкыр да үкенгәнем булмады, «көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим, минемчә, көрәш белән кызлар да шөгыльләнә ала, бары тик теләк кенә кирәк. Татар кызлары бик көчле. Кирәк булса, үзләрен яклый ала, кирәк чакта яхшы итеп җавап та кайтара белә.
Дөрес, кайчакта кайбер тренерлар безне кызгана, җиңелрәк эшләр куша, тренировкаларда җиңелчә күнекмәләр ясата, кайберләре, киресенчә, егетләр белән тигез күрә, безгә дә шундый ук таләпләр куя. Көрәшкә килгәндә спортчы йомшаграк, көчсезрәк булса да, шөгыльләнеп, формага килеп була. Барысы да синең күпме һәм ничек шөгыльләнүеңнән тора. Бәлки, башкача да була аладыр, ләкин, минем очракта, күбрәк шөгыльләнгән саен – үз җиңүеңә күбрәк ышанасың.
Егетләр белән дә көрәшергә туры киләме?
Тренировкаларда егетләр белән генә көрәшәм. Чөнки минем авырлыкта кызлар юк. Ә ярышларда, киресенчә, кызлар белән генә көрәшәм, спорт кануннары буенча рәсми ярышларда кызлар белән егетләр көрәшергә тиеш түгел.
Сабантуйларда көрәшәсеңме?
Юк, көрәшкәнем юк. Чөнки кызларга күтәреп алып салу авыр бирелә, анда, гадәттә, келәм дә булмый, шуңа күрә, үз сәламәтлегемә зыян салмас өчен, көрәшмәскә тырышам.
Фото: © Азилә Фатыйхованың шәхси архивыннан
«Мин көрәш белән яшим!»
Синең гаиләңдә көрәшчеләр бармы?
Юк, гаиләмдә профессиональ рәвештә көрәшүчеләр юк. Башта, килгәндә, булса булыр, булмаса – юк, дип килгән идем, ләкин соңрак көрәш үзенә тарта башлады. Ниндидер азарт барлыкка килде. Тренировкаларда күзләрең янып тора, диләр. Мин көрәш белән яшим. Әлегә сәламәтлегем мөмкинлек бирә, шөгыльләнергә телим, шуңа күрә көрәшәм. Вакыты җиткәч, үзеннән-үзе туктарга туры килер, дип уйлыйм.
Көрәшүеңә әти-әниең каршы килмәдеме?
Әти-әниемнең беркайчан да «көрәшмә» дигәннәре булмады. Алар, киресенчә, миңа һәрвакыт төрле яктан ярдәм итеп тора. Горурланалар, якыннарым минем уңышларыма соклана. Ярышлар якын шәһәрләрдә булса, минем өчен җанатарга да киләләр, моның өчен аларга зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки якын кешеләрең каршы булса, яраткан эшең белән шөгыльләнүе авырдыр.
Беренче зур ярышларыңны искә алыйк әле.
Беренче ярышларым 2020 елда Болгарда узды. Бик кайгырдым, ул вакытта 2 нче урын алган идем. Иң кайгырган вакыт – алыш алдыннан: көндәшеңне күрәсең, сез икегез дә әзер, бер-берегез каршына чыгарга кирәк. Ул вакытта авырлыклар күбрәк мораль яктан була, физик яктан ярышларга һәр спортчы да әзер була, ә менә эмоцияләре белән барысы да дөрес идарә итә алмый, күп җиңелүләр нәкъ менә шуның аркасында килеп чыга да.
Зур җиңүләр яулар өчен, бик күп шөгыльләнергә кирәк. Көненә ничә тапкыр шөгыльләнәсең?
Көненә бер тапкыр. Якшәмбедән кала һәр көнне, гадәттә кич белән, бер тренировка 2 сәгать бара. Күп әйбер дисциплинадан тора, шуңа күрә тренировкаларны калдырмыйм, барлык кушылган эшләрне дә эшләргә тырышам.
Тренировкаларда нишлисез?
Баштан разминка ясыйбыз, буыннарны җылытабыз. Бу – тренировка яхшы үтсен, җәрәхәт алмас өчен мөһим. Аннары төрле алымнар эшләп карыйбыз, яңасын өйрәнәбез, алда ярышлар булса, тренировкалар тагын да озаграк уза.
Көрәшче кызлар физик яктан кайбер егетләрдән дә көчлерәк була, бу хакта уйлаганың бармы?
Әйе, кайбер егетләрдән мин һичшиксез көчлерәк. Кайберәүләрдән көчсезрәктер. Ләкин кызлар егетләр каршында барыбер нечкә, назлы булып калачак. Мин үземне яклый алам, ләкин мондый ситуацияләргә әле эләккәнем юк, андый хәлләр булмас та, дип ышанам. Барлык белгән күнекмәләрем залда гына калсын.
Егетләр белән сугышырга туры килгәне булмадымы?
Юк. Мин – холкым буенча бик тыныч кеше. Миңа авыр сүз әйтмәсәләр, конфликтка кермим. Дөресрәге, моның мәгънәсен күрмим. Минемчә, барлык эшләрне дә сүз белән хәл итеп була.
Рәхмәт, Азилә! Сиңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез, җиңүләрең күп булсын!
Фото: © Азилә Фатыйхованың шәхси архивыннан
