Рөстәм Миңнеханов: «Раштуа – күңелләрне җылыта торган, берләштерә торган бәйрәм»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлый. Бу турыда ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
«Раштуа – күңелләрне җылыта торган, барчабызны берләштерә торган бәйрәм. Барлык православие динендәгеләрне ихлас күңелдән котлыйм!» – дип яза ул.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм аурасын тасвирлый торган видео куйган.
