Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ны җиңү «серләрен» чишә алмады

0

«Ак Барс» хоккейчылары 2 ел рәттән бер үк көнне бер үк командага җиңелә, бу – «Авангард».

Кичә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Омск кунакларына оттырды. Омск шәһәренең «Авангард» командасы узган елны да 6 гыйнвар көнне Казан бозында «Ак Барс»ны җиңгән иде. Шулай итеп, «Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ны җиңү «серләрен» чишә алмады.

Гомумән, «Авангард»ка каршы соңгы 8 уенның 7сендә «Ак Барс» җиңелде. Бу сезонда «Ак Барс» һәм «Авангард» өченче тапкыр очрашты, беренче очрашу Казан командасы файдасына тәмамланды, ә соңгы икесендә Омск хоккейчылары өстен чыкты.

«Авангард» турында язганда, еш кына, анда уйнаучы Татарстан егетләре турында да искә алына. Элегрәк ул «Авангард» составында Гагарин кубогын откан Түбән Кама егетләре Дамир Шәрипҗанов һәм Наил Якупов булса, хәзер алар исемлегенә Саба якларына кайтып йөрүче Марсель Ибраһимов та кушылды. Ул узган сезонда Чиләбенең «Трактор» һәм Тольяттинең «Лада» командаларында уйнаган иде, бу сезонны ул Омск командасы белән башлады.

Бер яктан, үзебезнең Татарстанда туып үскән һәм монда беренче боздагы адымнарын ясаган хоккейчылар Казан командасына каршы уйнавы һәм аны җиңүдә өлеш кертүе – моңсу, икенче яктан алар татар спортчыларын илкүләм таныта.

Бу матчта да, 1 ел элек узган уенда да «Авангард» капитаны Дамир Шәрипҗанов «Ак Барс» капкасына гол кертте.

Беренче һәм икенче периодларда алка капкага кермәде. Өченче периодның беренче минутында исәп ачылды, голны «Авангард» уенчысы Майкл Маулауд кертте (0:1). Өченче минутта «Ак Барс» уенчысы Владимир Алистров исәпне тигезләде (1:1). Алтынчы минутта «Авангард» капитаны Дамир Шәрипҗанов командасын кабат алга чыгарды һәм «Авангард»ка җиңү китерде (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Хмелевский – Семенов – Алистров, Фальковский – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Денисенко – Фисенко – Биро, Лучевников – Ст. Терехов;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Потапов), Бардин.

«Авангард»

  • Серебряков (Мишуров);
  • Волков – Маулауд – Потуральски, Шәрипҗанов – Чеккони;
  • Окулов – Пономарев – Рашевский, Блажиевский – Чистяков;
  • Якупов – Прохоркин – Игумнов, Лажуа – Войнов;
  • Котляревский – Мартынов, Ибраһимов.

Голлар 3 кенә булса да, ике команда тарафыннан да капкага таба һөҗүмнәр күп булды, капкачылар нык торды. Уеннан соң хоккейчылар да, тренерлар да журналистларга уенга, «бу – плей-офф дәрәҗәсендәге кискен матч булды» дип бәя бирде.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда узачак. «Ак Барс» – «Барыс» матчы 8 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *