Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Рух ныклыгы үрнәге»: Татарстаннан имам-мөхтәсиб Килиманджаро тавына менгән

0

Татарстанның Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Африканың иң биек ноктасы – Килиманджаро тавына менде. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында хәбәр итте.

«Менә ул – максатчанлык, рух ныклыгы һәм эчке дисциплина үрнәге. Үзеңә ышану һәм үз өстеңдә эшләүнең чикләре юк – яшь тә, географик урнашу да киртә түгел. Салих хәзрәт, илһамландыруыгыз өчен рәхмәт!» – дип яза җитәкче.

Танзаниядә урнашкан Килиманджаро – Африканың иң биек ноктасы һәм дөньядагы иң биек аерым торучы тау. Саванна тигезлеге уртасында урнашкан. Аның иң биек ноктасы – Ухуру пигы. Аның биеклеге диңгез дәрәҗәсеннән 5895 метр тәшкил итә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *