Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда агроклассларда укыткан укытучыларга 30 мең сум түлиләр

0

2025 ел башыннан Татарстан Республикасында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 5 федераль проект үтәлә, болар: «Селекциядә һәм генетикада фәнни эшләнмәләрне үстерү өчен шартлар тудыру», «Ветеринария препаратлары», «Авыл хуҗалыгының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең техник һәм технологик бәйсезлеге», «АПКда кадрлар», «Аеруча мөһим фермент препаратлары, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү». Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«АПКда кадрлар» федераль проекты мәктәп эскәмиясеннән алып агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кадәр кадрлар әзерләүнең «җөйсез траекториясен» булдыруга юнәлдерелгән, бу – белем бирү учреждениеләрен һәм бизнесны берләштерә торган система булдыруга ярдәм итәчәк.

Узган ел финанслауның гомуми күләме 1 млрд 269 млн сум булды. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең фәнни хезмәткәрләрен тәэмин итү өчен 46 торак урын сатып алынган, университет бинасын реконструкцияләү һәм җиһазлау буенча актив эш алып барыла, җитештерү практикасын узу өчен җәлеп ителгән 317 студентка хезмәт һәм тору урыннары өчен түләү чыгымнарын каплау, шулай ук төзелгән уку килешүләре һәм 126 студентны максатчан укыту буенча чыгымнарны каплау оештырылды.

Шулай ук республиканың 14 районында генетика һәм селекция, нәтиҗәле терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерлык һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча 20 мәктәптә агротехнология сыйныфы ачылды, болар – Кукмара, Биектау, Мамадыш, Зеленодольск, Саба, Балтач, Арча, Чистай, Яңа Чишмә, Лаеш, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Минзәлә муниципаль районнары.

Агымдагы елда 35 мәктәптә агротехнология сыйныфы ачылыр, дип көтелә. Агротехнология сыйныфларында физика, химия, математика һәм биология укытучыларына аена 30 мең сум күләмендә кызыксындыру түләүләре бирелә. Узган ел мондый түләүләрне 80 укытучы алды, быел 130дан артык булыр, дип фаразлана.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, агротехнология класслары булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерләү программасы бердәм стратегия булып тора.

«Аның максаты – Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын эш урыннарыннан алып идарә итү звеносына кадәр барлык дәрәҗәләрдә компетентлы, мотивацияле һәм ихтяҗ зур булган белгечләр белән тәэмин итү», – дип билгеләп үтте министр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *