Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Авызың тулысынча черек белән зарарланган». Ир-атның сәламәт тешләрен алып бетергәннәр

0

Чаллыда мошенниклар стоматология клиникасы ачкан һәм шунда, пациентларга басым ясап, сәламәт тешләрен алдырырга мәҗбүр иткән. Моңа алмаш итеп имплантлар куярга һәм идеаль елмаю вәгъдә иткәннәр. Боларны эшләү өчен, клиентларын зур кредитлар алырга күндерәләр, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Алданган пациентлар арасында 2 бала әтисе, 39 яшьлек Андрей да була. «КП-Казан» хәбәр иткәнчә, җәен аңа таныш булмаган номердан шалтыраталар. Ягымлы әңгәмәдәш аңа яңа клиника ачылу уңаеннан акция турында сөйли. Тешләргә бушлай рентген һәм консультация тәкъдим итә. Ир-ат бу форсатны кулдан ычкындырмаска була һәм кабул итүгә бара.

Тикшергәннән соң, пародонтоз дигән нәтиҗә чыгаралар. Андрей тешләрендә проблемалар булуын сизенгән, әмма бу кадәр үк җитдидер дип уйламаган.

Стоматолог авыз эченең тулысынча черек белән зарарлануын, моның йогышлы булуын әйтә һәм хатынын, балаларын үпмәскә, алар белән бер савыттан ашамаска куша. Ә моны хәл итүнең бердәнбер юлы – бөтен тешләрне алдырып бетереп, имплантлар куйдыру. Боларның барысына 700 мең сум акча кирәк була. Әлбәттә, клиникада ир-атның хәленә керәләр һәм рассрочка ясарга риза булалар.

«Күңелемдә мин нидер сизендем инде, әмма алар аны-моны уйларга да ирек бирмәде. Басым шундый көчле булды, мин килешүне шундук имзаладым һәм теш алдырырга утырдым», – дип исенә төшерә Андрей.

Беренче ике тапкырда Андрейның 17 тешен алалар һәм өскә дә, аска да икешәр имплант куялар. Икенче көнне исә, көтмәгәндә, кисенләшкән инфекция аркасында моны дәвам итеп булмавын әйтәләр. Шунда Андрей, башка җирдә дәвалану өчен, кредит акчаларын кире кайтаруны таләп итә, тик аңа каршы киләләр. Янәсе, акчалар тотылып беткән инде.

Нәтиҗәдә, ул тешсез һәм зур бурыч белән кала. Ул автобус йөртүче булып эшли һәм хезмәт хакыннан ай саен 30 мең сумын банкка түли. Кредит 3 елга алынган.

Соңрак билгеле булганча, мошенниклар тозагына башка кешеләр дә эләккән. Алданган кешеләр клиникага шикаятьләр яудырган, ә соңыннан ул, техник төзексезлек аркасында, көтмәгәндә ябылып куя.

Андрей сөйләвенчә, аның тормышы тәмугка әйләнгән. Тешсез, тырпаеп торган имплантлар белән йөргән 7 ай эчендә аның хәле кисәк начарланган. Ул бары тик пюре рәвешендәге ризык белән генә тукланырга мәҗбүр, муены, буыннары авырта, күз белән проблемалары барлыкка килгән.

«Якыннан бөтенләй диярлек күрми башладым. Башка стоматологлар миңа ярдәм итәргә алынмый. Кайда дәвалана башладыгыз, шунда барыгыз, дип әйтәләр. Миңа бераз булса да нормаль туклана башлар өчен, кимендә 12 имплант кирәк. Моңа якынча 2 миллион сум китәчәк. Аларны каян алырга миңа?» – дип өметсезлеккә бирелә Андрей.

Өстәвенә, тешләре булмагач, Андрейның йөзе дә үзгәргән: иреннәре эчкә йомылган, һәм хәзер ул карт кеше кебек күренә. Җәй көне ул полициягә гариза язган, әмма 40тан артык зыян күрүче җыелгач кына, декабрь ахырында эш кузгалып китә. Якынча мәгълүматлар буенча, кешеләрне 50 миллионга алдаганнар.

Бу кыенлыкларга да карамастан, ир-ат бирешми. Ул башка корбаннар белән элемтәдә тора. Башкаларны кисәтү өчен, алар, бергәләп, мошенниклар турында мәгълүмат җыя. Шуның белән беррәттән, гаиләсен туендыру өчен эшләргә һәм кредитны да түләргә кирәк, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *