Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кертемнәр буенча ставкалар кими башлады

0

2026 елның 13 гыйнварына Россиядә банк кертемнәре (вклад) буенча ставкалар түбәнәя башлады. Бу Үзәк банкның төп ставканы 16 процентка кадәр киметүенә җавап булып тора. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Үзәк банк ставкасын төшергәннән соң, банк депозитларының уртача керемлелеге дә кими башлады. «Финуслуги» индексы исәп-хисапларына караганда, 2026 елның 12 гыйнварына илнең иң зур 20 банкында депозитлар буенча процентлар 0,15тән 0,37 процент пунктына кадәр төшкән.

Ставкаларның кимүе зур банкларның күпчелегенә кагылган: 20 кредит оешмасының 13ендә процентлар түбәнәйгән.

Кертем сроклары буенча төп үзгәрешләр:

Кыска сроклы кертемнәр (3 һәм 6 айга): иң сизелерлек кимү нәкъ менә шушы сегментта күзәтелә – 0,37 процент пунктына. Нәтиҗәдә, 3 айга уртача ставка 15,14 процент, ярты елга – 14,37 процент тәшкил иткән.

Бер еллык кертемнәр: 0,25 процент пунктына кимеп, 13,25 процентка төшкән.

Озак сроклы кертемнәр (1,5-3 ел): 0,15-0,17 процент пунктына кимү теркәлгән. Хәзерге вакытта иң түбән ставкалар 3 еллык кертемнәрдә – 10,72 процент.

Иң югары уртача керем кыска сроклы – 3 айлык кертемнәрдә саклана: 15,14 процент.

Өстәп шуны әйтергә кирәк, «Финуслуги» кертемнәр индексы 100 мең сум күләмендәге стандарт депозитлар нигезендә, илнең 20 иң зур банкында исәпләнә. Хисапка барлык клиентлар өчен дә ачык булган, махсус акцияләрсез тәкъдим ителә торган продуктлар кертелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *