Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026

«Рубин» командасына яңа тренер билгеләнде

0

Испания белгече Франк Артига рәсми рәвештә «Рубин» футбол клубының баш тренеры итеп билгеләнде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итте.

49 яшьлек Франк Артига «Рубин» белән 2027 елның җәенә кадәр контракт имзалады. Команданың тренерлар штабына шулай ук Анис Буссаиди һәм Хосеп Техедо да кушылды, дип яза «Татар-информ».

«Якын арада тренерлар штабы төп команда белән эшкә керешәчәк. Кышкы җыеннар Төркиядә, Белек шәһәрендә, 15 гыйнварда башлана», – дип хәбәр иттеләр «Рубин»ның матбугат хезмәтендә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *