Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә штраф салырга хокуклы түгел – адвокат

0

Россия Хезмәт кодексы хезмәткәрләргә карата акчалата штраф салуны рөхсәт итми – мондый чаралар законсыз һәм эш бирүченең үзе өчен санкцияләргә әверелергә мөмкин. Бу хакта адвокат Намру Бакаев сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Эш бирүче хезмәткәргә акчалата штраф салырга хокуклы түгел. Алай гына түгел, әгәр ул хезмәт хакының бер өлешен штраф буларак тотып кала икән, бу – хезмәт законнарын бозу була, моның өчен эш бирүченең үзен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр», – дип аңлаткан Бакаев.

Адвокат сүзләренчә, Россия Хезмәт кодексының 192 нче маддәсе дисциплинар түләтүләрнең тулы исемлеген турыдан-туры билгели. Алар нибары өчәү: кисәтү, шелтә һәм эштән җибәрү. Җәзаларның теләсә нинди башка формалары, шул исәптән хезмәт хакыннан штрафлар рәвешендә акча тотып калу, законда каралмаган.

Адвокат искәртүенчә, әгәр хезмәткәрне гаделсез рәвештә җаваплылыкка тартканнар яки кеременең бер өлешеннән законсыз мәхрүм иткәннәр икән, ул үз хокукларын яклый ала. Вазгыятькә бәйле рәвештә, ул судка, прокуратурага яки дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хаклы.

Хезмәт хакының күпмедер өлешен тотып калуның чикле очраклары гына бар, дигән Бакаев. Бу – бары тик суд карары, эшченең язма гаризасы буенча, эш бирүченең милкенә турыдан-туры зыян килеп, эшченең матди җаваплылыгы расланган һәм тиешенчә теркәлгән очракта гына мөмкин.

«Акча тотып калу өчен башка нигезләмәләр юк», – диде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *