Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда электровелосипедта юл аша чыгып барган курьерны машина бәрдереп үтергән – видео

0

Кичә кич Казанда Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Jetour автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә электровелосипедта юл аша чыгып барган курьерны бәрдергән. Ул Яндекс заказлар китерү хезмәте курьеры булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, курьер юлга светофорның кызыл сигналы янганда чыккан. Якынча 25 яшьтәге ир-ат алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында ук һәлак булган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *