Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Элекке ирем кызыма ипотекага акча бирде дә, хәзер иң яхшы әтигә әйләнде

0

Ни өчен җәмгыятьтә ир-атка караганда хатын-кыз барыннан да ныграк гаепле булып санала икән? Әни кешегә хәтта үз балаларыннан да моң-зар күбрәк эләгә: алар өчен никадәр күбрәк тырышсаң, җавапка рәхмәтне шулкадәр азрак ишетәсең!

Мин кызым Айгөлне 13 яшеннән ялгыз үстердем. Элекке ирем Данис үсмерлек чорына кергән кызы һәм истеричка хатыны белән каршылыкның түзеп булмаганын әйтте дә, өйдән чыгып китте. Менә шулай җиңел генә! Ә берничә елдан эшендәге коллегасына өйләнде.

Данис кызыбызга алимент түләде, әлбәттә. Анысы да аз гына, очны-очка ялгарлык кына булды. Аның бала тормышында катнашы шуның белән генә чикләнде.

Ә минем кредиттан, бурычтан башым чыкмады, кызыма һичьюгы иң кирәген алырга дип булса да тырыштым. Ә шуңа да карамастан, Айгөлнең гел канәгатьсез йөзен генә күрдем – аңа һәрвакыт барысы да аз иде. Аның кемгә охшап шулкадәр көйле һәм талымлы булуын аңлый да алмадым, хәтта.

Кызым бер ел элек институт тәмамлады, ә ике ай элек кияүгә чыкты. Айгөл туйга әтисен дә чакырырга теләде, тик мин үземә карата мондый хөрмәтсезлеккә түзәргә җыенмыйм, дидем.

«Әни, нигә шулкадәр катлауландырасың инде? Килсен, хет акча бүләк итәр. Безгә Раил белән тормыш итәргә акча кирәк бит инде!» – диде.

Уйлары һаман шул акча тирәсендә икән әле.

«Тормышта бөтен нәрсә дә акча белән генә үлчәнми шул, кызым! Ул кеше ун ел эчендә сиңа бер мәртәбә дә шалтыратмады, ә син аны тормышыңдагы иң мөһиме көнгә кунак итеп чакырмакчы буласыңмы?» – дидем гарьләнеп.

Туйны тыйнак, әмма лаеклы итеп үткәрдек. Әлбәттә, анда Данис булмады.

Мин тынычландым һәм элекке ирем турында оныттым да. Әмма сюрприз ясамаса, Айгөл – Айгөл булмый ул.

Берничә атна элек кызым эштән соң минем янга килде һәм яңалыгы булуын әйтте. Мин шундук йөкледер дип уйладым һәм шул уемны аңа әйттем.

«Тагын нәрсә! Нормаль матди база булмыйча, бала турында уйларга иртә әле. Мин бит эштә дә икенче ел гына, мине кем декретка җибәрсен?» – диде кызым.

Әмма кызымның яңалыгы аяктан егарлык иде, һәрхәлдә минем өчен.

Бактың исә, Айгөл туйдан соң әтисе белән элемтәгә чыккан, тегесе моңа бик шат булган икән. Ә аларның күрешүенә минем элекке кайнанам булышкан! Шушы еллар дәвамында кызым әбисе белән аралашудан туктамады.

«Кыскасы, әни, шул – әти белән саллы гына сумма бирде. Ипотека алабыз, ура! Мин барысын да санап, исәпләп чыктым, түләп бара алачакбыз!, – диде кызым кулларын чәбәкли-чәбәкли.

Мин чак артыма аумадым, Айгөлгә нәрсә дип җавап бирергә, сүзне нәрсәдән башларга белмәдем.

«Ә син минем фикерне сорадыңмы соң, кызым? Әтиеңне ничек гафу итәргә була? Мин еллар буе җүнләп йокы күрмәдем, балачагың кешечә булсын дип ике эштә эшләдем. Ә әтиең кайда иде соң бу вакытта?» – дидем чын күңелдән әрнеп.

«Ой, әни, һаман шул бер балык башы инде синең. Син бит ана кеше – үз баланы кайгырту синең бурыч. Алайса син ник мине таптың соң? Ә син моннан һаман ниндидер батырлык ясыйсың! Ну, әти көчсезлек күрсәткән, ә хәзер шуны төзәтергә тели менә. Нәрсә, аннан акча да алмаскамыни миңа?» – диде Айгөл.

«Синең урында булсам, алмас идем, шул акчаларны әтиеңнең йөзенә томырыр идем», – дидем.

Тик кызым күзләрен генә әйләндереп карады, битемнән үбеп алды да, китте. Менә әни шушыны белеп яшә инде – акча өчен барысын дә кичерергә була, янәсе.

Минем кызым гына шундый булып үстеме әллә ул буынның барысы да шундый микән? Ни өчен аларны бары тик матди байлык һәм муллык кына кызыксындыра соң? Ә принциплар кайда?

Ә бит вакытында Данис безне сатты дияргә була, ә кызым аны шулай җиңел генә кичерде! Әйе, ир-ат тәрбиясеннән башка үсмәде үсүен, бабасына, минем әтиемә, рәхмәт. Әмма бу бернине дә үзгәртми бит – Данис үз кызыннан баш тартты, ул шуны аңламый микән?

Димәк, элекке ирем бала тәрбияләүдә иң катлаулы елларда янәшә булмады, ә соңыннан ак атка атланган каһармандай килеп чыкты. Янәсе, менә кызым акча сиңа, фатир ал! Менә ул аны 16 яшьлек Айгөлгә тәкъдим итеп карасын иде, ул вакытта кызы чыраена төкерер иде!

Ә яшүсмер чорындагы бөтен авырлык минем җилкәгә төште. Ә кызым моның кадерен дә белмәде. Менә хәзер аның өчен әтисе шундый яхшы һәм юмарт, ә мин үпкәле, ачулы булып калачакмын. Бу гаделме инде?















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *