Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Ни өчен ясалма фәһем белән медицина мәгълүматларын бүлешергә ярамый?

0

Медицина мәгълүматларын ясалма фәһем ярдәмендә анализлау аларны читкә чыгарырга мөмкин. Бу хакта MWS AI өлкән юристы Кирилл Дьяков сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Кулланучыга медицина мәгълүматларын анализлау мөмкинлеге тәкъдим итә торган ChatGPT кебек зур тел модельләре куллану белешмәләрне читкә чыгарырга мөмкин», – дигән Кирилл Дьяков.

Ул аңлатканча, мондый ясалма фәһем сервислары кулланучы мәгълүматларын истә калдырырга, шулардан өйрәнергә һәм алга таба кулланучы турында мәгълүматны, шул исәптән медицина белешмәләрен дә таратырга мөмкин. Моннан тыш, ясалма фәһем модельләрен ясаучылар кайбер очракларда кулланучы мәгълүматларын суд карары буенча ачарга тиеш, һәм болар конфиденциальлеккә өстәмә куркыныч тудыра.

Болардан тыш, дөрес язылмаган сораулар биргән очракта, махсуслаштырылмаган модельләр җавап биргәндә хата җибәрергә мөмкин, дигән Дьяков.

«Нейрочелтәргә мәгълүматны шәхси белешмәләрне күрсәтмичә генә, әйтик, исем-фамилияне бетереп яки яшереп кертергә кирәк. Яисә, клиникаларда, тышкы ресурсларга кермичә, оешма эчендә генә кулланыла торган махсуслаштырылган системалар файдаланырга була. Бу аларны, җәмәгать сервислары белән чагыштырганда, һөҗүмнәргә һәм мәгълүматның читкә чыгуына азрак бирешүчән итә», – дип өстәгән белгеч.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *