Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Айсылу Габдинова күңелсез хәлгә юлыккан: «Чит кеше баласына тимәгез»

0

Җырчы Айсылу Габдинова үзе белән булган күңелсез хәл турында сөйләде. Аның күптән түгел генә әни булуы хакында язган идек. Әлбәттә инде, сабыйны беренче вакытларда чит-ят күзләрдән сакларга тырышу – гадәти күренеш. Күз тию дигән нәрсә бар бит. Бер ханым исә, моны аңламыйча, җырчының шәхси чикләрен бозарга омтылган.

«Кичә балалар белән сәүдә үзәгенә уен бүлмәсенә барган идек. Арысланны көткән арада, кызым белән эскәмиядә утырып тордык. Безнең янга оныгы белән бер яшь кенә хатын килеп утырды да минем кызымны карый башлады. «Ой, нинди кечкенә кыз, кара», – дип, оныгына да карарга куша.

«Зинһар өчен карамагыз, ул әле кечкенә, туганына 40 көн дә булмады. Шуңа күрә мин аны күрсәтмим», – дидем.

Әмма бу сүзләр генә аны туктатып калмады. Карый да карый.

Мин тагын кисәтү ясадым. Шуннан соң бу хатын: «Ярар, алайса без аны тотып карыйбыз», – дип, кызымның аягын тотарга кереште.

Мин чит кешеләрнең балаларына күз ташларга да куркам… Шаккаттым әлеге хәлгә», – дип сөйли бу турыда Айсылу Габдинова.

«Чит балаларга кагылмагыз!» – дип тә язган ул видеосына.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *