Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«Иң зур теләк – балалар...» – Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишка хастаханә юлында йөри

0

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм тормыш иптәше Эльмира бәби алып кайтырга планлаштыралар. Ләкин парга моның өчен комплекслы тикшеренүләр узарга һәм операция ясатырга да туры киләчәк. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә сөйләде.

«Дуслар, без, Аллаһка тапшырып, тикшеренүләр уза башладык. Тиздән операция. Безнең иң зур теләк – балалар. Күбрәк булган саен яхшырак», – ди Ришат.

Эльмира исә бәби алып кайтырга әзерләнү процессын этаплап күрсәтеп барырга да вәгъдә бирә. «Ниһаять, бер клиникада тукталдык. Биредә барлык анализларны тапшырырга телибез. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Этаплап, барысы хакында да сөйләрбез», – ди ул.

Язылучылары Ришат белән Эльмирага теләкләре кабул булуын, Аллаһы Тәгалә сау сабыйлар насыйп итүен теләгән. «Хәерле сәгатьтә», – диләр алар.

«Поэтапно күрсәтеп барачакбыз, дигәч, кызык булып китте әле бу, күрәселәр бар икән әле», – дип тә шаярткан берсе.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *