Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Январь
2026

Казанда бер тәүлектә айлык норманың өчтән бере кадәр явым-төшем булган

0

Соңгы тәүлектә Казанда айлык норманың өчтән бере кадәр явым-төшем булган, ә ай дәвамында шәһәрдә айлык норманың 145 проценты күләмендә кар яуган. Иң көчле кар яву узган төндә булган. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Казан администрациясендә хәбәр итүләренчә, төнлә шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләгән: 500 берәмлектән артык техника һәм 600гә якын юл эшчесе кар чистарткан. Көндез якынча 400 машина эшләячәк.

Эшләр туктаусыз дәвам итә, аномаль кар яву аркасында «бер мизгелдә карны чистарту һәм төяп алып та китү физик яктан мөмкин түгел», – дип өстәгәннәр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Кар яву көчәеп-көчәеп ала һәм бу күз күремен дә начарландыра. Шәһәр хакимияте Казан халкына мөмкинлек булганда юлда йөрүне киметергә, юлда игътибарлы булырга һәм экстрен хезмәтләр киңәшен тыңларга куша.

Алдарак синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә явым-төшем күләме айлык нормадан артып китәргә мөмкин дип кисәткән иде. Бүген республика территориясендә уртача һәм көчле тизлектә кар явуы көтелә, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Татарстандагы федераль трассаларда алдарак кертелгән чикләүләр бетерелде. Әмма Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы начар һава торышы аркасында һаман да ябык. Кар яву сәбәпле, Казанда бөкеләр 9 баллга җитте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *