Казанда машиналар су эченнән барган юлны видеога төшергәннәр
Казанның Сул як Болак урамын су баскан, машиналар су эченнән барган мизгелне видеога төшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шаһитлар әлеге кадрларны социаль челтәрләрдә тарата.
«Яндекс.Карты» мәгълүматлары буенча, Чернышевский урамы һәм Батурин күперләре чатыннан башлап хәрәкәт кыенлашкан.
«Водоканал» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урында бригада эшли, челтәрләрне тикшерәләр.
