Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Көчле кардан соң Татарстанга -33 градус салкыннар килә

0

Бу атнада Татарстанда салкын һава торышы була, әкренләп явым-төшемнәр туктаячак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Иртәгә, 3 февральдә, республикада аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез дә республикада кар көтелә. Юлларда бозлавык була, көнчыгыш районнарда юлларга кар салачак.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшә, республиканың көнбатыш өлешендә аязганда – -25..-30, көнчыгыш районнарда -12..-17 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16, кайбер көнбатыш районнарда -21, көнчыгыш районнарда -3..-8 градус булачак.

Чәршәмбегә, 4 февральгә, каршы төндә якын атмосфера фронты Татарстанга бераз кар алып килә, урыны белән кар көтелә. Бераз буран булуы ихтимал. Көндез, антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28, аязганда -31, көндез -19..-24 градус була.

Пәнҗешәмбе, 5 февральдә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы -23..-28 градус, көнчыгыш районнарда аязганда -33 градус була. Көндез термометр баганалары -11..-16, көнчыгыш районнарда -21 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга, 6 февральдә, Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Республикада явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Шул ук вакытта температура күтәрелә башлый. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19, аязганда -22, ә көндез -9..-14 градус булачак.

Шимбә, 7 февральдә, көнбатыштан килә торган атмосфера фронты Татарстанга кар алып киләчәк, урыны белән бураннар һәм көчле җил булуы ихтимал. Көндез һава температурасы әкренләп -6..-11 градуска күтәрелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *