Язгы каникул көннәре билгеле булды
Мәктәпләргә язгы каникулны 28 марттан 5 апрельгә кадәр билгеләргә тәкъдим ителде. Бу турыда «РИА Новости» Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән яза.
«Гомуми белем бирү оешмаларына язгы каникулны 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр уздырырга киңәш ителә», – дигән ул.
Кышкы каникул 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр булды.
