Татарстанга тагын кар-бураннар дулкыны килә
Татарстанга чираттагы көчле кар яву дулкыны якынлаша. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.
«Шимбә, 7 февральдә, салкыннар бераз йомшарачак, һәм яңадан кар ява башлый. Ял көннәрендә чираттагы көчле кар өеме көтәбез. Минемчә, 7 һәм 8 февральдә 15–20 сантиметр кар явачак. Анда чыннан да бик көчле итеп «аттыра»», – дип кисәтте синоптик.
Ул билгеләп үткәнчә, бер атна эчендә яуган кар бераз утырып тыгызланыр, ә аннары «киләсе кар дулкыны» башланыр.
«Температура якынча –10 градус тирәсендә, шуңа күрә кар җиңел, йомшак, бик күләмле булак. Шулай итеп, кар катламының биеклеге тагын да артып, бер метрга якынлашырга мөмкин», – дип өстәде Шувалов.
