Җырчы Илнар Ялалов гаиләсендә борчулы хәлләр: «Сорауларга җавап таба алмыйбыз»
Шушы көннәрдә җырчы Илнар Ялалов гаиләсенә бер-бер артлы борчу килгән. 31 гыйнвар көнне әти-әнисенең мунчасы янган булса, ике көн үтәр-үтмәс, үзләренең хуҗалыгында да янгын чыккан. Шулай ук мунчаларыннан кара күмер өеме генә торып калган. Бәла-каза алдан кисәтеп, сәгатен әйтеп йөрми шул. Илнар мунча алдындагы бүлмәне студия форматында куллана торган булган. Артист, аеруча да, иҗат итү, чаралар алып бару өчен кирәкле эш аппаратурасы, ноутбуклары һәм барлык сәхнә костюмнары янып бетүенә борчыла.
«Әтиебезне стенаның аумый калуы гына коткарган»
Әти-әнием Мөслимдә гомер кичерә. Аларның мунчалары газ белән ягыла торган. Әтинең мунча ягып йөреше булган. Газ чыгып торган булса кирәк, шул шартлап, мунчаның 3 стенасы тулысынча ишелеп төшкән. Мунчаның бер ягында җиргә казып утыртылган тимер бар иде. Аллаһның рәхмәте белән, бер стена әнә шул тимергә эләгеп калган. Әтиебезне стенаның аумый калуы гына коткарган. Өстенә такталар төшсә дә, сәламәтлегенә зыян килми, әлегә барысы да яхшы кебек. Дөрес, әти дә, әни дә бик зур шок кичерделәр. Бер стена әнинең кредитка алган машинасы өстенә төшеп, зур зыян салды, – ди ул.
Әтиләренең исән-сау булуына шөкер итеп, баш бәлаләре күрергә язмасын дип йөргән арада гаиләгә тагын бер сынау килә. Бер көн узуга бит әле… Янгын турында йоклап китәргә өлгермәгән хуҗаларга этләре Арчи хәбәр сала.
Без ул көнне 17.00 сәгатьләрдә мунча кердек. Кичке якта мин иҗат белән шөгыльләндем. Өйгә кереп киткәндә, гадәттәгечә, бөтенесен сүндереп, тикшереп чыктым. Йокларга яткач, этебезнең бертуктаусыз өрүенә, сәер итеп улавына игътибар итеп, тәрәзәдән карадым. «Тагын буран котыра икән», - дим. Шулай да этнең каты өрүе сагайтты, өстемә нәрсә туры килде шуны элдем дә, урамга чыктым. Борыныма янган ис килеп бәрелде, мунча ягыннан төтен чыкканлыгын абайлап алдым.
Фото: © Ялаловларның шәхси архивыннан
Мунчаның алгы өлешен мин үземнең иҗат бүлмәм, студиям итеп ясаган идем. Аппаратураларым, ноутбук, колонкалар, сәхнә костюмнарыма хәтле шунда сакланды. Башыма беренче килгән уй «ичмасам кыйммәтлерәк әйберләрне чыгарып өлгерә алмаммы» булды. Ләкин ишекне ачып бер адым атлауга, битемә төтен килеп бәрелде һәм мин сулыш ала алмый башладым. Идәнгә ятып, шуышып чыгарга туры килде. Мунчаның ишеген яптым да, хатынга янгын сүндерүчеләрне чакырырга кушып, тагын бер тапкыр кереп карамакчы булдым. Бу юлы йөземә төтен генә түгел, ут ялкыны килеп бәрелде. Тизрәк ишекне ябарга тотындым, - ди Илнар.
Фото: © Ялаловларның шәхси архивыннан
«Күз тидеме әллә сезгә, дип әйтүчеләр күп»
Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитсә дә, коткаручыларны көткәндә минутлар сәгатькә тиң тоела. Ике машина су белән килеп, алар ут белән 40 минутка якын көрәшә.
Мунчабыз өйдән 8-9 метр ераклыкта урнашкан. Янгын сүндерүчеләр безгә барлык гамәлләребез дә дөрес булуы турында әйтте. Янгын чыккан вакытта ишекләрне ачарга ярамый. Һава кергән очракта, ут тагын да дөрләбрәк яна башлый. Шул ишекләрне ябып торуыбыз аркасында гына янгын мунчадан йортыбызга һәм күршеләрнең агач мунчаларына күчми калган.
Әлеге мунчаны пандемия башланган елны салып куйган идек. Күп хезмәт, хәләл акчалар керде. Аеруча да студиямдә калган әйберләр кызганыч. Мин анда үземнең бөтен җырларымны иҗат иттем. Концерт программаларыбыз, яңа җырларым – барысы да ноутбукта иде. Кайберләре генә «облако»да сакланып калганнар. Күбесен кире торгызу мөмкин түгел.
Күз тидеме әллә сезгә, дип әйтүчеләр күп. Мин үзем ырымнарга ышана торган кеше түгел, шулай да уйландыра. «Ут төртмәгәннәрдер бит?» – дип тә сорыйлар. Бу сорауларга төгәл җаваплар таба алмыйбыз, догалар укырга кирәк инде. Яратмаучылар була инде ул, кара көнләшү белән көнләшкән кешеләр дә бардыр. Артистлар алар болай да гел күз уңында. Узган көздә иҗатым да яңа сулыш алган иде, яңа җырлар яздырып, музыкаль мәйданчыкларга чыгардым. Тыңлаучыларым артты, хейт та күп булды. Әти-әниләрем дә бик аралашучан, районда хөрмәткә лаеклы кешеләр. Бәлки моны ниндидер кисәтү, билге дип кабул итәргә кирәктер», - ди әңгәмәдәшем.
«Улыбызны дәвалыйбыз»
Туганнары, дус-ишләре, күршеләре бу бәла белән күзгә-күз калдырмаганнар Ялаловларны.
Аллаһка шөкер, берсе дә ярдәменнән ташламады, – дип күңеле дә тулып алды әңгәмәдәшемнең. – Без, гомумән, кешедән матди ярдәм сорый торган кешеләр түгел. Бу авырлыкларны да үз көчебез белән җиңеп чыгарбыз дип уйлаган идем. Артист дусларым «сбор» ачыйк дип тәкъдим иткәч, каршы килмәдек. Безнең гаиләнең инде моннан да зуррак сынаулар кичергәне булды.
Улыбыз тугач, аның исән-сау калуы, яшәве үзе бер могҗиза. Бәби тудыру йортында Аяз улыбызның канына вирус эләгеп, баш миенә китә язды. Табиблар көч-хәл белән генә туктатып калдылар. Без тавыш чыгарып, судлашып йөри торган кешеләр түгел, зурга җибәрмәдек. Кешеләргә гаеп ташлап йөрмәдек, кабул иттек тә, яхшы табиблар ярдәме белән улыбызның гомерен саклап кала алдык. Бу хәлдән соң хәтта бәби тудыру йортын да яптылар. Сөяк авыруы башланып, улыбыз бик каты елады, аяклары шеште. Стафилококк дигән вирус остеомиелит чирен китереп чыгарды. Ул сөяккә кереп, сөякне ашый башлый, баланың үсү процессын туктата. Без инде туганнан бирле балабызны дәвалыйбыз.
Улыбыз үсә, ә сөякләренең үсү мөмкинлеге юк. 2023 елда балабыз бик катлаулы операция кичерде, аның аягын 8 сантиметрга үстердек, бер ел аппарат киеп йөрде. Әмма хәзер дә бер аягы 3 сантиметр тирәсе калыша әле. Кулының берсе шулай ук ике-өч тапкырга соңга калып үсә… Бу еллар дәвамында хастаханә юлларын өзлексез таптадык. Болар барысы да зур чыгымнар сорый. Шул чакларда да ярдәм сораганыбыз булмады. Үз көчебез һәм әти-әниләребез ярдәме белән җиңеп киләбез. Бу очракта да халыкка мөрәҗәгать иткәч кыенсындым. «Мунчалары гына янган бит, торыр урыннары бар, нигә акча җыялар икән», - дип уйлаулары бар. Шуңа барысын да ачылып сөйләргә булдым.
Миңа сәхнәдән югалып тордың дип әйтүчеләр дә күп. Моның да сәбәбе - улыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар кирәк булу. Шуңа күрә, иҗаттан бераз читләшеп, концертлар белән йөрми башладым.
Иң читенсенгән әйберем - кешедән сорау. Бу инде артистлар арасында чыккан тәкъдим булды, шуңа күрә безне берүк дөрес аңласыннар иде. Әлегә эшләргә аппаратурам да юк бит, заказларга барганда арендага алып торырга туры киләчәк, – дип сөйләде безгә Илнар.
Илнар үзләренә матди ярдәм күрсәткән, янгын калдыкларын җыештырышырга булышкан барлык якыннарына, күршеләренә, гомумән, читтә калмаган һәр кешегә зур рәхмәтләрен дә җиткерде.
