«Җәлил укулары» фестивале гала-концерты: «Сез - тарихи хәтерне саклаучылар»
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк илебез халкы бердәм рәвештә Ватанның азатлыгын саклау өчен изге көрәшкә күтәрелә. Алар арасында исемнәре Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әверелгән, сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үткән язучылар һәм шагыйрьләр дә бар. Аларның берсе – герой-шагыйрь, татар халкының тугрылыклы улы Муса Җәлил. Җәлилнең туган көне уңаеннан, 15нче февраль көнне Татарстанда һәм бөтен илебез буйлап ватанпәрвәрлек рухындагы чаралар үткәрелде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Сигезенче тапкыр уздырыла торган «Җәлил укулары» фестивале елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя. Әдәби бәйге Халыкара дәрәҗәдә уза. Әлеге фестивальнең гала-концерты исә бу көнне бөек язучы истәлегенә үткәрелгән зур-зур чаралар циклын йомгаклап куйды. «Җәлил укулары» аша шагыйрьнең иҗатын үз итүче ватанпәрвәр яшьләрнең бүгенге көндә ничек күп булуын күрәбез.
«Күрсәткән рухи ныклыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк»
Тантаналы чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Ркаил Зәйдуллин, Данис Шакиров һәм Ренат Вәлиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, педагоглар һәм республика мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучыларга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
Без патриот, герой-шагыйрь һәм исеме мәңгелек батырлык символына әверелгән шәхес Муса Җәлилне искә алабыз. Каһарман-шагыйрьнең үлемсез батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә сакланачак, ә аның рухи ныклыгы – үсеп килүче буын өчен үрнәк. Әсирлеккә эләксә дә, ул сынмый. Хәтта үлемгә хөкем ителгән килеш фашист төрмәләрендә дә ул төп корал итеп – каләмне сайлый. Җәлилнең бу чорда язган шигырьләре иҗатының югары ноктасы гына түгел, бу кешелек рухының җиңеп чыгуына ачык мисал. Шагыйрьнең батырлыгы турында безгә килеп ирешкән «Моабит дәфтәрләре» аша беләбез. Ул аның Ватанга тугрылыгының ачык дәлиле. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты исеме бирелү – аңа карата тарихи гаделлекнең символлары, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук Мөхәммәтшин җиңүчеләрне тәбрикләде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде.
Сез җиңүчеләр генә түгел, сез барыгыз да тарихи хәтерне һәм Муса Җәлил васыять итеп калдырган мирасны саклаучылар, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Алга таба Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җиңүчеләрне сәламләде.
«Җәлил укулары»нда 40 мең кеше катнашты. Алар – илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән. Ел саен катнашу географиясе арта. Димәк, әлеге эш үзенең кирәклеген, актуальлеген раслый. Иң яшь катнашучы Татарстаннан, аңа 4 яшь, иң өлкән катнашучы Ерак Көнчыгыштан, аңа 88 яшь, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мәртәбәле жюри карары белән конкурста 112 җиңүче сайланган. Быел шигырьләр 26 телдә яңгыраган.
Яшь иҗатчылар – Җәлил традицияләрен дәвам итә
Әйе, герой-шагыйрь үз исемен үлемсез әдәби иҗаты һәм хәрби батырлыгы белән мәңгеләштергән. Аның «Кызыл ромашка», «Җырларым», «Вәхшәт» һәм башка шигырьләре мәктәп программасыннан күпләргә таныш, сүзләре колак төбендә яңгырап тора. «Вәхшәт» шигыре һәр укучыга аеруча ныклы тәэсир итә, күңел кылларын тетрәндерә. Әлеге шигырь балаларны һәм яшь буынны явызлык, рәхимсезлек, кешесезлек сыйфатлары турында уйланырга мәҗбүр итә. Бүгенге тыныч һәм җитеш тормышыбызның кадерен белергә өйрәтә.
Актаныш районының Пучы мәктәбе укучыларының иҗади потенциалларын үстерүгә, милләтебезгә лаеклы шәхесләр тәрбияләүдә бик күп эшләр башкарыла. Укучыларның уңыш-казанышларына да аптырыйсы түгел. Моннан 3-4 ел элек яшь иҗатчы, Пучы мәктәбе укучысы Ләйлә Нуриеваның шигырьләреннән торган «Хисләр ташкыны» исемле китап та нәшер ителгән иде. Хәзер исә ул «Җәлил укулары» фестивалендә дә матур уңышларга ирешкән.
— Мин ел саен әлеге фестивальдә катнашам. Быел беренче тапкыр финалга үттем. Минем өчен көтелмәгән хәл булды. Анда баргач, биредә катнашкан кешеләрне һәм оештыручыларны күргәч кенә бу бәйгенең дәрәҗәсен аңлыйсың. Үзем язган шигыремне сөйләдем, «Җәлилчеләр» номинациясендә үземне сынап карадым. Шигырем «Кыз-әбиләр» дип атала һәм шуның белән финалга үтә алдым. Иҗат белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә ниятлим. Күбрәк чәчмә әсәрләр иҗат итәргә тырышам, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм тантанасы барышында Муса Җәлилнең тормышы театральләштерелгән күренешләр аша күрсәтелеп барды. Шигырьләрен һәм җырларын ишеттек. Кичә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Муса Жәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара тирән һәм эчтәлекле узды. Аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
