Машина фаралары чиста булмаса, штраф салулары ихтимал
Машина йөртүчеләргә пычрак фаралар өчен 500 сум күләмендә штраф яный. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына юрист Валентина Бачурина сөйләгән.
«Пычрак фаралар белән һәр йөртүче очраша, бу проблема ел фасыллары алмашкан чорда һәм көчле кар яуган кыш көннәрендә аеруча актуаль. Әмма РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 1 өлеше нигезендә, төзексезлекләре яки эксплуатацияләүне тыю өчен шартлар булган автомобиль белән идарә итәргә ярамый. Бу кисәтү яисә 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерәчәк», – дип сөйләде Валентина Бачурина.
Юрист сүзләренчә, автомобильнең пычрану характеры һәм дәрәҗәсе әһәмияткә ия түгел — бу гади пычрак яки ябышкан кар гына булса да. Аның сүзләренчә, машинаны туктаткан очракта инспектор теләсә кайсы очракта да санкцияләр кулланырга хокуклы.
