Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алабугада 87 яшьлек бабай 8 миллион сумга якын акчасын мошенникларга биргән

0

Алабугада яшәүче ир-ат телефон аша мошенниклар корбаны булган һәм 8 миллион сумга якын акчасын югалткан. 87 яшьлек ир-ат соңгы тапкыр җинаятьчеләр белән сөйләшкәннән бер көн үткәч полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, ун көн дәвамында аңа үзен тикшерү органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар ир-атны акча купюраларын тикшерергә кирәк дип ышандырган.

Алдауга ышанып, пенсионер ике көн рәттән үзенең җыелган акчаларын йорты янында курьерларга тапшырган. Тапшырылган акчаның гомуми суммасы 7 миллион 972 мең сум тәшкил иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ачыкланганча, җинаятьчеләр кулланган телефон номерлары Татарстанда, Башкортстанда һәм Новосибирск өлкәсендә теркәлгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *