Әсгать Сәфәров: «Аудиториянең игътибары таркау, ул мәгълүмат күплегеннән арыды»
Мәдәният министрлыгы бинасында узган «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында журналистиканың бүгенге торышына анализ ясалды һәм яңа максатлар куелды. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров медиатармактагы авырлыкларга да тукталды.
«Без мәгълүмат агымының даими басымы һәм игътибар өчен конкуренция режимында эшлибез. Хәзер аудиториянең игътибары таркау, ул мәгълүмат күплегеннән арыды. Мәгълүмат артык күп һәм аның шактый өлеше игътибарсыз да кала. Бу массакүләм мәгълүмат чараларыннан киңкүләм хәбәр бирүне генә түгел, сегментлар һәм локаль контекстлар белән төгәл эшләүгә күчүне таләп итә. Фикер лидерларының һәм локаль бергәлекләрнең йогынтысы көчәя. Кешеләр күбрәк район пабликлары авторларына, җирле экспертларга, тематик каналларга ышана. Һәм традицион медиаларга менә шундый авторлар белән тотрыклы партнерлык төзергә кирәк», – дип ассызыклады ул чыгышы вакытында.
Җитәкче сүзләренчә, мәгълүматны, сервисларны һәм коммуникацияне берләштергән платформаларга басым ясарга кирәк.
«МАХ мессенджеры үзен төп инфраструктура мәйданчыгы буларак күрсәтә алачагына өметләнәбез. Республика медиа тармагына анда хәзер үк үз урынын табу һәм ныгыту мөһим», – диде Әсгать Сәфәров.
