Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ришат Төхвәтуллин: «Мине бөтен җырларымнан мәхрүм иттеләр...»

0

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Уфада концерты булды. Ул аннан социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә «Агымсу» җыры турында видеосы белән уртаклашты.

«Агым суы беркайчан да юлына төшкән ташлар белән бәхәсләшеп тормый, ул аларны иңләп, барыбер үз юлын таба...», — дип язган ул видео янында.

Җыр хакында ул болай сөйли:

«Дуслар, менә бу җырны башкарган саен хәтеремдә язмышымның бер мизгеле гел яңарып тора. Шулкадәр илһамланып башлап җибәргән иҗат юлымның бер мизгелдә бөтен нәрсә чәлпәрәмә килгән мәл. Ул чакта иҗат юлын үз көчем белән атларга карар кылган вакыт иде. Әмма бу юлда бар әйбер дә илһам белән музыкага гына корылмаган икән. Анда бик күп килешүләр, кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләре бар… Үпкәләүләр дә бар…

Һәм шул вакытта мине бөтен җырларымнан мәхрүм иттеләр.

Хәтерлисездәдер бәлки. Һәм инде аннан башланды судлар, кисәтү кәгазьләре, куркытып шалтыратулар — кыскасы, минем исем янында шау-шу бик көчле иде.

Ә күңелдә бушлык! Һәм син җиде юл чатында басып торасың: җырсыз, ярдәмсез, ә күңелне бер уй битәрли.

Шулкадәр илһамланып башлап җибәргән иҗат юлым болай туктый алмый бит, дия торган идем. Көн саен ул чакта үземә кабатлый идем: агымсу алдына төшкән таштан туктап тормый. Ул бары тик тирә-яклап башка юлын гына таба. Сау-сәламәт кеше дә үз юлын ярып бара ала.

Хөрмәтле тамашачылар, мин уйлавымча, бәлки сезнең арада да шундый халәттә булганнар бардыр. Кемнең эшендә уңышы юк, кемнеңдер өендә аңлаучы юк. Берәүләргә кемдер әйткәндер, «булмый синнән, тырышма», дип. Ышаныгыз, дуслар, бу юлның азагы түгел. Агымсу су барыбер үз юлын таба», — ди ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *