Илнур хәзрәт Вафин: «Кадер киче – тормыш китабы тагын бер елга ачылганда зур мөмкинлек»
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә «Әл-Кадр / Кадер» сүрәсендә болай ди:
1. Һичшиксез, Без аны [мәңгелек могҗиза булган Коръәни Кәримне] Кадер кичәсендә [Ләүхелмәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә] иңдердек.
2. Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың?
3. Кадер кичәсе [Кадер кичәсе булмаган] мең айдан да хәерлерәк. [Шул сәбәпле, аңарда кылынган изге гамәл сиксән өч ел да дүрт ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, аннан да фазыйләтлерәк].
4. Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух [дип тә аталган Җәбраил [галәйһиссәлам] һәртөрле эш өчен иңәләр.
5. Таң атканчы [фәрештәләр очраткан һәр иманлы ир һәм хатынга сәлам биргәннәре өчен] ул [кичә] иминлек [булыр].
«Әл-Кадр / Кадер» сүрәсе, 97
«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды
Бөтен дөнья мөселманнары өчен бик зур әһәмияткә ия булган Кадер кичәсе турында сорауларыбызны Казанның «Рауза» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Вафинга юлладык.
Фото: © Илнур хәзрәт Вафин, фотоны «Интертат» сайтына кую өчен үзе тәкъдим итте.
«Мең ай – «бииииик озак» дигән мәгънәдә, аның ахырын без күрмибез»
Илнур хәзрәт, Кадер кичәсе «мең айдан да хәерлерәк» дигәннән, бу кичнең фазыйләтләрен әйтеп китсәгез иде. Хәдисе бармы?
Аллаһ Раббыбызга мең шөкерләр, без бүген Рамазан аеның ахыргы 10 көнлегенә аяк бастык. Нәрсә белән дәрәҗәле, нәрсә белән олуг бу көннәр? Тулаем алганда, без Рамазан аеның мөселманнар өчен зур нигъмәтләр алып килгәнен дә, һәр көне зур дәрәҗәгә ия булганын да беләбез. Раббыбыз Аллаһ шушы зур нигъмәтләр эченә тагын да зуррак бүләк, зур нигъмәтләр һәм адәм баласының дәрәҗәсен зур югарылыкларга күтәрә торган, мәңгелек җәһәннәмнән азат булу, мәңгелек җәннәтләргә керү юлын җиңеләйтү өчен безгә Кадер кичәсен бирде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Раббыбыз Үзенең изге китабында аның турыда ул «мең айга караганда да хәерлерәк», ди («Әл Кадр», 97:3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. 1 кич 1000 айдан да хәерлерәк – бик күпләр бу аятьне шәрехләгәндә, 1000 айны елларга бүлә дә – 83 ел 4 ай, ди. Ягъни бу кичтә кылган гамәлләрне шушы 83 ел буе кылган кадәр килеп чыга. Ләкин гарәпләрнең ул вакыттагы әдәбиятында мең ай дигән сүз «бииииик озак» дигән мәгънәдә кулланыла, шул кадәр озак ул, аның ахырын без күрмибез. Һәм шунысы да мөһим: Раббыбыз Аллаһ та бу кичне 1000 айга тиң димәде. 1000 ай белән чикләмәде, ә аннан да хәерлерәк, диде.
Шуңа күрә бу кичтә кылынган гамәлләрнең – биргән садака, укыган Коръән, намазлар, кылган хәерле гамәлләр – боларның күпмегә тапкырланганын бары Аллаһ Белүче. Шушы кичне безгә – мөселманнарга Раббыбыз бүләк итте.
«Рамазан ахырына кадәр тугыз, җиде һәм биш кичә калганда эзләгез»
Кадер кичәсе Рамазан аеның кайсы төнендә булырга мөмкин һәм ни өчен ул төгәл билгеле түгел? «Яфраклар селкенми», «болытлар булмый» кебек сүзләр дөреслеккә туры киләме? Кадер кичен шундый билгеләр аша гына белеп буламы?
Хәзрәти Гобәдә ибне әс-Самит риваять кылуы буенча, Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм Кадер кичәсе турында хәбәр итәр өчен (сәхабәләре янына) чыккан, ләкин бу вакытта ике мөселман үзара бәхәсләшә башлаган һәм ул: «Мин сезгә Кадер кичәсе турында хәбәр итәр өчен чыккан идем, ләкин фәлән һәм фәлән бәхәсләштеләр, һәм мин бу белемнән мәхрүм ителдем. Бәлки, бу сезнең өчен яхшырактыр. Шулай булгач, аны Рамазан ахырына кадәр тугыз, җиде һәм биш кичә калганда эзләгез!» – дип әйткән.
Кадер киченең галәмәтләре бар, ул так сандагы төннәр. Тынычлык, җиңелчә явым-төшем булырга мөмкин, ул кичтән соң кояш нурларсыз чыга. Ләкин иң яхшысы шул калган 10 көнне һәм төнне тырышырга, гыйбадәтләребезгә җитдирәк карарга кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
«Хикмәтле эшләр шул кичәдә чишелә»
Бу кичәдә кылган догаларның һәм гыйбадәтләрнең үзенчәлеге нидә? Кадер кичендә ниләр эшләргә, нинди догалар укырга?
Әлхәмдулилләһ, без Рамазан аен башладык, уртасына җиттек, ләкин иң җаваплы чоры – ахыры. Без финишка чыгабыз, монда җиңел карарга, тынычланырга ярамый, зәкятләрне, гыйбадәтләрнең сыйфатын, догаларыбызны карарга кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
Гайшә анабыз радыяллаһү ганһәдән риваять ителә: «Мин Аллаһның илчесеннән «Әгәр ул кичне тотсам, миңа нәрсә дип әйтергә», – дип сорадым. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһуммә иннәкә гафуун тухиббуль гафуа фәгфу гәнни».
Мәгънәсе: «Ий Аллаһым, дөреслектә, Син – Гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит».
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди:
Без аны мөбарәк бер кичәдә иңдердек. Һичшиксез, Без – [колларыбызны алларындагы хәвефләрдән] кисәтүчеләрбез.
Һәр хикмәтле эш анда аерыла.
«Әд-Духан / Төтен» сүрәсе, 44:3-4
Ягъни хикмәтле эшләр шул кичәдә чишелә. Беренчедән, галимнәр бу кичә Коръән иңгәнче үк мөбарәк иде, ләкин Коръән иңү бу кичнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде, диделәр.
Ни өчен «кадер» дип аталды бу кичә? Беренчедән, бу сүз бөеклекне һәм дәрәҗәне аңлата. Бу кич дәрәҗәле бөек кич мәгънәсендә килә. Бу кичтә кылынган хәерле эшләр дә зур дәрәҗәгә ия була һәм зур савапларга илтә. Икенче мәгънәсе шушы аятьне тәфсир кылып «Һәр хикмәтле эш шунда чишелә» дигән.
«Бу кичтә безнең тагын бер елга нигъмәтебез ачыла»
Кадер кичәсендә кешенең язмышын үзгәртеп була, дигән фикерләр дә бар. Моны ничек аңларга?
Кадер кичәсенең тагын бер мәгънәсе – бу кичтә кешенең тормыш китабыннан – тәкъдиреннән Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә бер еллык тормышын ача, Раббыбыз аларга бу кеше турында – авырыймы, сәламәт буламы, нинди ризык килә аңа, нинди ризык аннан китә, ач буламы, тук буламы, хаҗга барамы, юкмы, гомумән, ничек яши, әгәр китабына язылган булса ничек үлә – барысын да фәрештәләргә җиткерә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бу кичтә безнең тагын бер елга нигъмәтебез ачыла. Шуңа күрә, галимнәр әйткәнчә, тормыш китабы тагын бер елга ачылган вакытта бу – зур мөмкинлек. Беренчедән, Раббыбыздан хәерлесен сорап догада үткәрү, икенчедән, Раббыбызга шул нигъмәтләр өчен һәм, гомумән, барысы өчен дә шөкер итү.
Күп кешедә сорау туа: әгәр без бу кичне догада үткәрсәк, бер елга тәкъдирне үзгәртеп буламы, диләр? Сезнең догада ул кичне үткәрүегез һәм шуның белән сезнең тәкъдирегез үзгәрүе инде сезнең китапларыгызда язылган. Шуңа күрә моның нинди дәрәҗәле кич икәнен аңлап, бу кичәне башкача үткәрү хәтта уебызда да булырга тиеш түгел.
«Күпләр Аллаһ ризалыгына омтыласы урынга, бу мөбарәк вакытларны бушка уздыра»
Илнур хәзрәт, Кадер кичендә нәрсә эшләргә ярамый? Нәсыйхәтләрегезне әйтсәгез иде.
Бүген күбебез үзебезне дөньялыкка карата тотабыз, безнең бер әйбер юк, безгә табарга кирәк, ризык җыярга кирәк. Раббыбыз «ризык – Миннән», диде. Ә ахирәтебезгә килгәндә, киресенчә, бик күп кеше тыныч, әйтерсең лә, безнең җәннәттә инде урыннар билгеләнгән, ишекләрне ачарга ачкыч кесәдә кебек.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Раббыбыз безгә Аның ризалыгын алу өчен юлларын бирә, мөмкинлекләр ача. Ә мөселманнар җыелып шушы мөбарәк кичәләрдә бәрәкәт җыясы, Аллаһ ризалыгына омтыласы урынга, бу мөбарәк вакытларны бушка уздыра. Төнен телевизор каршында үткәрәләр, мәгънәсез эшләр, сүзләр белән мәшгуль булалар.
Бер имам әйткән: «Яңа ел төнен уяу булып, Кадер кичәсен йоклап үткәргән өммәт үзенең ни өчен зәгыйфь һәм кимсетелгән хәлдә калганын сорамасын». Шуңа күрә дә бу мөбарәк вакытларга ирештек икән, шушы калган көннәрне гыйбадәтләребезнең дә, мөгамәләтләребезнең дә сыйфатын арттырып, иң хәерле рәвештә үткәрергә насыйп булсын.
Раббыбыз Рамазанга ирештергән кебек, һәрберебезгә дә Кадер кичәләрен дә гыйбадәттә үткәреп, догаларыбызны кабул итеп, ахыргы урыныбыз мәңгелек җәннәтләре белән сөендерсен.
