Добавить новость
smi24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Олег ӘНДЕРҖАНОВ: ТЕЛНЕ ЧИТЛӘР САКЛАМАС!

0
Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендәге “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндерҗанов VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында бүгенге татар журналистикасының төп бурычы – туган телне саклау дип белдерде.
 
– Бүген Россия төбәк­ләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку да, язу да бик кыен, хәтта мөмкин түгел дияргә була.
 
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районында 7 татар авылы бар. Әмма хәзер шуларның икесендә генә татар мәктәбе калды. Камкада – төп, Шөбиледә башлангыч мәктәп. Урта мәктәпләр турында сүз дә юк.
 
Гомумән, төбәктәге татар авылларында нибары 7 урта мәктәп санала. Анда да укучылар саны кискен кими бара. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да шәһәрләргә китә, шунда төп­ләнеп кала, авылга кайтучылар бик сирәк.
 
Төбәкләрдә татар теле бетүгә таба бара. Туган телгә битарафлык гаиләдән килә. Бүген татар телен укыту мөмкинлеге бар. Әмма әти-әниләр, үзләре татарча белә торып та, балаларына туган телне өйрәтүне кирәк тапмый. Шул рәвешле, татар балалары рус мәктәпләрендә русча укырга мәҗбүр.
 
Әти-әниләр балаларны татар телендә укыту кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкса, телне факультатив рәвешендә укыту мөмкинлеге бар иде. Әмма битараф әти-әниләр, факультативларны туган телдән түгел, чит ил телләрне, информатиканы сайлады.
 
Тел мәсьәләсенең кискенләшүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган елларда бас­маның тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә. Әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Бу, бер яктан, почта хезмәтләре бәясенең артуына, икенче яктан, татарча укый белүчеләрнең кимүенә бәйле. Үлем-китем күп, туучылар аз. Нижгар татарлары Мәскәүгә китә дә, берсе дә кире әйләнеп кайтмый. Колхозлар бетте, җитештерү туктады. Авылларда хәтта сыер көтүләре дә юк.
 
– Татарстан журналистларыннан нинди дә булса ярдәм көтәсезме?
 
– Милли матбугат өлкәсендә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәм итә. Айга бер бушлай “Без – бергә” кушымтасын җибәреп тора. Бу кушымтаны үзара Татарстан Президентының күчтәнәче дип атыйбыз. Халык аны бик яратып укый.
 
Туган телебезне саклап калыр­га телибез икән, милли басма матбугат бетәргә тиеш түгел, бигрәк тә Россия төбәкләрендә. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш. Газета укып, татарча укыр­га да, язарга да өйрәнергә була.
 
Элегрәк Татарстанның әйдәп баручы матбугат чараларыннан журналистлар төбәккә килеп, мастер-класс бирә иде. Алар безне әдәби татар телендә язарга, проблема күтәрергә, тема табарга өйрәтте. Моннан тыш, читтәге журналистларның Татарстанда стажировка узу мөмкинлеге бар иде.
 
Менә шушы эшләрне яңадан торгызып булса, бик әйбәт булыр иде. Без аларны үз хисабыбызга да чакырырга әзер, моңа мөмкинлекләр бар. Әйтик, безнең редакциядә минем генә журналист белемем бар. Калганнар – укытучылар, филологлар. Аларга журналист һөнәренең барлык нечкәлекләрен төшендерү максатыннан, форум рәвешендә генә түгел, ә тәҗрибәле журналистлар, остазлар белән турыдан-туры, якыннан аралашуны күз уңында тоткан укулар оештырылсын иде. Техник прогресс гаҗәеп тизлек белән үсә, газеталарның интернет версияләре булдырыла, ул өлкәдә дә белемне күтәрү кирәк.
 
Бер максатка хезмәт итсәк тә, басма, радио, телевидение һәм онлайн матбугатның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа бу төр форумнарны һәр юнәлеш буенча аерым үткәрү әйбәтрәк булыр иде.
 
– Матбугат телне саклап калучы төп чара дип саныйсызмы?
 
– Туган телне, иң беренче чиратта, гаиләдә сакларга кирәк. Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өйдә русча сөйләшә. Әти-әнисе татар булса да, моңа каршы түгел. Балага мәктәптә русча сөйләшсәң дә, өй бусагасыннан атлап кергәннән соң, бары тик туган телдә генә сөйләш дигән катгый таләп куярга кирәк. Туган телне саклау, үз милләтең өчен янып-көеп яшәү, баланы туган телдә тәрбияләү – әти-әниләрнең бурычы шуннан гыйбарәт. Баланы сиңа “папа”, “мама” дип түгел, “әти”, “әни” дип дәшәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу – иң мөһиме. Әмма бездә әти-әниләр моны аңламый. Алар русча укыган балаларының белемлерәк, үскәч, “зуррак” кеше булачагына ышана. Әмма туган телен белмәгән, хөрмәт итмәгән “зур” кешенең киләчәктә файда китерүе икеле.
 
Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни мохтарияты белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрдек. Сергач районындагы 7 татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештырылган. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары әти-әниләргә балаларын әнә шул татар мәктәбенә йөртү тәкъдиме белән чыкты, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла. Сәбәбе – балаларның саны аз. Шуңа монда федераль сәясәтне, өлкә, район хакимиятләрен гаепләп булмый.
 
– Татарлар яшәгән һәр төбәктә сабан туйлары уза, сезнеңчә бу бәйрәм халыкны берләштерәме, милли үзаңын күтәрәме?
 
– Татар халкын сабан туйлары гына саклап кала алмый. Хәзер бу милли бәйрәм дә күз буяуга кайтып кала. Кайбер татар авылларында көрәшә белүчеләр юк хәтта. 5-6 көрәшче бар, алары да Мәскәүдән кайтып көрәшә. Иң элек төп бүләкнең нинди булуы белән кызыксыналар. Автомобиль булса, көрәшәләр, телевизор белән суыткычка көрәшүче юк. Аздырдык батырларны. Үзара килешәләр дә, әһә, мин быел бу авылда, син тегесендә дип көрәшеп, бүләкне алып китәләр.
 
Ул кадәр акча Сабан туена сарыф ителгәнче, татар китаплары чыгаруга тотылса, файдалырак булыр иде. Юкса, җирле татар авторларының җыентыкларын бастыруга акча таба алмый интегәбез. Ә Сабан туе батырына автомобиль дә кызганыч түгел.
 
“Туган як” газетасы 1990 елдан бирле чыга. Басманы оештыручылар – Түбән Новгород хөкүмәте, башлыча өлкә бюджетыннан финанслана. Газетаның тиражы – 3 мең тирәсе. 2012 ел­дан газетаның баш редакторы булып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Олег Әндерҗанов эшли.
 
Ләйсән ИСХАКОВА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде.
 
("Татар-Информ").
 
 
Ханты-Манси автономияле округы Татар милли-мәдәни мохтариятының “Татарлар” газетасы баш мөхәррире, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис ШӘЙМӘРДАНОВ: “Газетаны чыгару гына түгел, аны тарату да – проблема. Татар башкаручылары концертлар белән килгәч, басманы һәр тамашачы урынына таратып чыгабыз, әмма аны күтәреп алып укучы да юк. Сургутта рус мохитендә яшәгәнлектән, күрәмсең, татарларда милли үзаң дәрәҗәсе түбән, татар теленә ихтыяҗ да шуның гына кадәр”.
 
Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак ХӘЛИМОВ: “Халкыбызның, туган телебезнең, татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Мәктәпләрдә татар телен укыту, туган телдә белем бирү, балаларны милли рухта тәрбияләү мөмкинлеге булган очракта гына киләчәк турында сүз йөртеп була. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Әйтик, Димитровградта, Ульяновскида берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калды. Туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның киләчәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле”.







ГПМ Радио в Санкт-Петербурге: «Ленинградские мосты» и «Креативные выходные» объединят молодежь Северной столицы

ISCAR 2025: зарубежные и российские специалисты обсудили в Москве практики, основанные на КИП и теории деятельности

Восход солнца — рассвет бренда: как «585 Золотой» отмечает четверть века новой коллекцией

Эндокринолог Филатова: меню против боли при ПМС


'He was better than Sachin ... ': Kambli's brother makes big revelation

“Brilliant deal” – Former player claims Arsenal are about to pull off THE signing of the summer

'Digging in': Man Utd lower price by £20m for player with club advancing in talks

Jannat Zubair sparks fallout rumours after unfollowing close friend Apoorva Mukhija on social media; read deets


BelkaCar выяснила, как к путешествиям относились классики русской литературы

Лариса Долина отметит свой юбилей грандиозным концертом «В кругу друзей» на сцене Государственного Кремлевского Дворца

Мальчик нашёл зажигалку и спалил два дома

«Юмор FM» – федеральный партнер релиза «Семейный призрак»


87% of game developers are already using AI agents and over a third use AI for creative elements like level design and dialogue according to a new Google survey

Состоялся релиз RPG-выживача Dead Impact в App Store и Google Play

Block Fortress 2 выйдет на iOS в середине сентября

'I hope all your cars break down': Destiny players bid good riddance to departing Bungie CEO Pete Parsons in a rare moment of unity



Axenix предлагает рынку услугу диагностики готовности бизнеса к переходу на российские системы IBP

Собянин: Шедевры из собрания Русского музея покажут на ВДНХ

Модный показ «Преппи стайл» в ТРЦ «Нора»

Ранняя диагностика меланомы: почему это важно для жителей Челябинской области


Строительство премиального курортного комплекса в Ялте обойдется в 26 млрд рублей

Суд освободил от наказания основателя зацепинга Романа Громова

Собянин: Шедевры из собрания Русского музея покажут на ВДНХ

«Юмор FM» – федеральный партнер релиза «Семейный призрак»


Таиланд побил туристический рекорд: свыше 20 миллионов гостей за 2025 год

Москвичи смогут посещать бесплатные экскурсии в творческом центре «Московские мастерские»

Ульяновск атаковали с воздуха, а для выборов утвердили новые правила

«И тут я узнала, что встретила бабника». Александр Златопольский раскрыл своё романтическое прошлое Анфисе Чеховой


Анастасия Захарова выходит в полуфинал турнира WTA в Кливленде

Шнайдер отыграла пять матчболов у Мертенс и вышла в полуфинал турнира в Мексике

Диана Шнайдер побеждает Элизу Мертенс: прорыв в полуфинал турнира WTA-500

Хачанов возглавил список российских теннисистов по рейтингу АТР


В Москве тренера взяли под стражу по обвинению в изнасиловании ученицы

Этери Бериашвили представляют новый трек — «Рядом с тобой».

Самарская область включена в федеральную программу «Открой твою Россию», направленную на развитие выездного туризма внутри страны.

Уроженка Новосибирска Пелагея стала послом "Интервидения-2025"


Музыкальные новости

В новый ноябрьский сборник группы The Beatles войдут 13 неизданных демо-записей

Фильмы Данелии и Тарковского покажут на Imagine India в Мадриде

На благотворительном маркете в Москве выставят на продажу вещи Тимати

Великий князь, Шаляпин и фирменные блюда: московский трактир Ивана Тестова, ставшим знаменитым на всю страну


Модный показ «Преппи стайл» в ТРЦ «Нора»

Ранняя диагностика меланомы: почему это важно для жителей Челябинской области

Axenix предлагает рынку услугу диагностики готовности бизнеса к переходу на российские системы IBP

Собянин: Шедевры из собрания Русского музея покажут на ВДНХ


Уехал из Москвы. Актёр Михаил Ефремов поселился в санатории Кисловодска. Он носит кепку и чёрные очки

Волонтер СВО пригласил Меланию Трамп в Донецк

На Ростовском-на-Дону ЭРЗ определили лучшего наставника 2025 года

Искусство на службе добра: Новосибирск принимает благотворительный концерт «Культура в помощь Донбассу»


Autonews: В Москве и Петербурге начали массово угонять китайские автомобили

Водитель грузовика при движении задним ходом задавил человека на западе Москвы

Стало известно состояние пострадавших в аварии на 81-м километре МКАД в Москве

Водитель «газели» погиб в ДТП с грузовиком на 16-м километре МКАД в Москве


Путин поручил разработать систему поставки материалов для маскировочных сетей

Лукашенко назвал Минск идеальным местом для встречи Путина с Зеленским

Политолог Суздальцев: Дубай может стать местом встречи Путина и Зеленского

Путин принял министра иностранных дел Индии Джайшанкара в Москве




В Москве задержан экс-министр здравоохранения Хабаровского края Бойченко

Диетолог Чехонина развеяла три популярных мифа о вреде пальмового масла

Бывший министр здравоохранения Хабаровского края задержан в Москве

Ранняя диагностика меланомы: почему это важно для жителей Челябинской области


Лукашенко: Путин не разрешил ударить «Орешником» по Банковой

Советник главы Офиса Зеленского: Киев готов временно признать часть территорий

Советник главы Офиса Зеленского: Киев готов временно признать часть территорий утраченными

В Киеве утверждают о провале Зеленского


В Благовещенске состоялся Всероссийский спортивно-патриотический забег «От Победы к Победе!»

Сильнейшая российская гимнастка проиграла белорускам турнир в Москве. Отрыв от 1-го места — кошмарный

В Москве тренера взяли под стражу по обвинению в изнасиловании ученицы

Norilsk Trail 2025: более 450 участников выйдут на забег по пересечённой местности


Лукашенко считает, что ему не о чем говорить с беглыми оппозиционерами

Лукашенко назвал Минск идеальным местом для встречи Путина с Зеленским

Лукашенко: Минск ведет переговоры по заключенным только с США

Лукашенко предложил организовать встречу Путина и Зеленского в Минске


Собянин: Шедевры из собрания Русского музея покажут на ВДНХ

Сергей Собянин: 14 лет МФЦ в Москве и новые перспективы госуслуг

Сергей Собянин и Оксана Лут посетили фестиваль «Вкусы России» на ВДНХ

Собянин рассказал о реконструкции корпуса образовательного центра «Протон»


Россиян ждет аномальная погода в ближайшие дни

В Крыму ликвидировали угрозу распространения лесного пожара

По данным СМИ, площадь лесных пожаров в ЕС превысила миллион гектаров

Москва запретила продажу электроудочек и луков: угроза для экосистемы


Этери Бериашвили представляют новый трек — «Рядом с тобой».

«И тут я узнала, что встретила бабника». Александр Златопольский раскрыл своё романтическое прошлое Анфисе Чеховой

Уроженка Новосибирска Пелагея стала послом "Интервидения-2025"

Ульяновск атаковали с воздуха, а для выборов утвердили новые правила


Наш ответ Харлею: новый российский мотоцикл представили в Москве

Молебен в честь преподобного Пимена Угрешского прошел в Балашихе

В Ненецком округе руководящие работники балуются откатами

Решением суда по исковому заявлению прокуратуры в пользу многодетного отца с Федеральной службы судебных приставов взысканы убытки, причиненные незаконным бездействием


Погода 22 августа: ночью до +14

Поезда в Крым и из Крыма задерживаются в пути

Картина с тайной и другие находки: работа реставраторов РГИ в Севастополе

Саранскую телемачту в День флага России украсит 180-метровый световой триколор


Фасады здания Зоологического музея отреставрируют

Ульяновск атаковали с воздуха, а для выборов утвердили новые правила

Этери Бериашвили представляют новый трек — «Рядом с тобой».

Ставкам — минус. «Выберу.ру» составил рейтинг лучших ипотек на «вторичку» в августе 2025 года














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *