smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2024

Новости за 02.07.2024

Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетында Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өченче тапкыр узган олимпиаданың татар теле юнәлеше буенча этабы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булган.

Читать дальше...

Татарстанда урамда кешеләргә «бәйләнгән» өчен бизнеска штраф кертергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үз хезмәтләрен көчләп таккан өчен урам бизнесына штраф сала башларга җыена. Закон проекты ТР Дәүләт Советы сайтында чыкты.

Читать дальше...

Марат Җәббаров: Татарстанда икмәк бәясе күпкә артмаячак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда икмәк бәясенең күпкә артуы көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Казанның ике районында балтырган белән көрәшү өчен 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирелә

Tatar-inform.tatar 

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә Сосновский балтырганы белән көрәшү өчен 810 мең сумнан артык акча кирәк, дип бәяләгәннәр. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы тендер материалларында күрсәтелгән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасы участокларына өстәмә утлар куелачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда М7 «Волга» трассасының өч участогын светодиодлы яктырткычлар белән җиһазландырачаклар. Эш якынча 250 миллион сумга төшәчәк. Бу турыда дәүләт сатып алулары порталында мәгълүмат урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстанда санитария таләпләренә туры килми торган сигез комлык билгеле

Tatar-inform.tatar 

1 июльгә Татарстанның сигез комлыгында суның сыйфаты таләпләргә туры килми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

Читать дальше...



Дәүләт Думасы бердәм дәүләт имтиханын бетерү турындагы закон проектын караячак

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы октябрьдә бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга тели. Бу хакта Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова белдерде, дип яза «РИА Новости».

Читать дальше...

Казанда «Байтирәк» проекты чарасында җиде милләтнең туй йоласы белән танышып булачак

Tatar-inform.tatar 

Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башлана. 2024 елда «Байтирәк» («Древо жизни») проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза. Горький исемендәге паркта Татарстан Республикасы җирле халыкларының туй йолалары һәм балачак йолаларына багышланган ике зур чара оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр 1 миллион сумга кадәр акча алачак

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районында контракт хезмәтенә кешеләр җыю дәвам итә. Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләр махсус хәрби операция зонасына туган илне сакларга китәчәк. Аларның һәрберсе төрле түләүләр алачак, дип сөйләде муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. Контракт төзүчеләргә Саклану министрлыгы бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум, ТР Хөкүмәте 505 мең сум акча түләячәк, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Азәрбайҗан татарлары: Балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз

Tatar-inform.tatar 

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле татарларның тормышы турында сөйләде.

Читать дальше...

Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы – Татар китабы йорты ике тапкыр туган көнен билгеләп үтә: Шәриф Камал музеен ачу турында карар чыгуга 80 ел һәм музейның Татар китабы йорты буларак ачылуына 5 ел.

Читать дальше...

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучылар КФУга укырга керә ала

Tatar-inform.tatar 

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырып, Казан федераль университетының «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика», «Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле» юнәлешләренә укырга керергә була. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта тулырак аңлатып үтте.

Читать дальше...

Зилә Сөнгатуллина: Элек опера театрында француз, итальян опералары татарча куелган

Tatar-inform.tatar 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, элек дөньякүләм операларны татар теленә дә тәрҗемә итеп җырлаганнар.

Читать дальше...

Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

Югары Ослан районы Соболевское авылында Зөя елгасы янында «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды. Фестивальгә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан иҗат коллективлары һәм башкаручылары килде. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.

Читать дальше...

Аксубай рәссамының иҗат эшләре Казан күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Казан Кремлендә Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган «Путешествие в мир сказок, поэзии и прозы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучысы Полина Крайнованың да эшләре тәкъдим ителде, дип яза «Аксубай» газетасы.

Читать дальше...

Чаллы көрәшчеләре Дөнья чемпионатында беренче булды

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә Байлар Сабасында көрәш ярышлары буенча Дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында Дөнья Беренчелеге узды. Ярышларның финал өлеше исә Саба районы Миңгәр авылында оештырылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабуганың 3 нче мәктәбендә яңартылган спорт залы ачылды

Tatar-inform.tatar 

Дүшәмбе көнне Алабуганың Россия Федерациясе Герое Александр Епанешников исемендәге 3 нче мәктәптә яңартылган спорт залы ачылды. Аны мәктәпкә Вадим Махеев бүләк итте, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *